16+

Татарстан фермерлары җитештергән сыр Европаныкыннан яхшырак та

Чехов базарында узган шимбәдә фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар сәүдә гөрләтте. Дөрес, биредә мәйдан кысанрак, оештыручылар аяк астына ком сибеп куюны кирәк санамаганнар - бозлавык. Тик арзанлы, ләкин сыйфатлы товар кулга керергә торганда, анысы гына куркытмый. Сабантуй монда, азык-төлек сабан туе. Алексеевск районыннан килгән җирле үзидарә рәисе Владимир Репинның теле телгә...

Чехов базарында узган шимбәдә фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар сәүдә гөрләтте. Дөрес, биредә мәйдан кысанрак, оештыручылар аяк астына ком сибеп куюны кирәк санамаганнар - бозлавык. Тик арзанлы, ләкин сыйфатлы товар кулга керергә торганда, анысы гына куркытмый. Сабантуй монда, азык-төлек сабан туе.

Алексеевск районыннан килгән җирле үзидарә рәисе Владимир Репинның теле телгә йокмый.

- Сәүдә чатырларының унбише - Алексеевскидан, ике атнага бер мәртәбә фермерлар белән шулай җыелышып киләбез. Умартачылык белән дә шөгыльләнәм, 105 баш умартам бар. Безнең җирле үзидарә территориясендә 65 кеше умарта тота хәзер. Хөкүмәт бал кабул итеп алуны оештырсын иде, бернинди шикәр кушылмаган экологик чиста товар, ә шуны кая куярга аптыраш, - диде Владимир Репин.

Аксубай районыннан ярминкәдә кантнашучы умартачы Иван Логинов:
- Дөрес әйтә, балны тулаем кабул итеп алуны оештырырга кирәк. Умартачылар күп, шунлыктан өч литрын 1500-1700 сумга сатулар бетте ул хәзер. Өч литрлы банкага 4 килограмм 600 грамм бал керә, шуны 700-1000 сумга сатып азапланабыз, - дип сүзгә кушылды.

Биектау районыннан танылган фермер Мурат Сираҗин да биредә.

- Хуҗалыкта сыерлар да, 50 баш кәҗә дә асрыйбыз. Сөт, каймак, эремчек, сыр җитештерәбез. Европада җитештерелгән сыр сыйфатлы дигән сүз безнең колакка кереп калган, шул фикердән арына алмыйбыз. Без тагын да сыйфатлырак һәм тәмлерәк сырлар ясарга өйрәндек инде. Татарстан продукциясен сәүдә челтәрләренә үткәртергә кирәк, - ди Мурат әфәнде.

Ярминкәдәге бәяләр
(килограммнарда)

Сыер ите - 280-300 сум
Бәрән ите - 300 сум
Бәрәңге - 22-30 сум
Карабодай - 45 сум
Йомырка (дистәсе) - 50-55 сум
Сөт (литры) - 28 сум

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading