16+

Татарстан кырларына беренче тапкыр пилотсыз трактор чыкты

Татарстан кырларына беренче тапкыр махсус система белән җиһазланган пилотсыз трактор чыкты. Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра.

Татарстан кырларына беренче тапкыр пилотсыз трактор чыкты

Татарстан кырларына беренче тапкыр махсус система белән җиһазланган пилотсыз трактор чыкты. Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра.

Бу хакта махсус системалар эшли торган "Cognitive Technologies" компаниясе президенты Ольга Ускова сөйләде, дип яза «Известия». "Әлеге авыл хуҗалыгы техникасының начар һава шартларда, төнге вакытта да ныклап эшли алуы җитди көндәшлек тудыра дигән сүз. Бүген трактор көнгә уртача алты сәгать эшли, калган вакытта техника тик тора", - дип билгеләп үтә Ольга Ускова. Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч - кыр шартларында яңа системаны камилләштерү. Ел ярымнан комплекс сату өчен әзер булырга тиеш. Техниканы Россия, Һиндстан, Кытай һәм Төркия базарларында сату планлаштырыла.

Барлык программа-аппарат комплексының гомуми бәясе әлегә билгесез, әмма бу сумма трактор бәясенең 15 процентыннан артмаячак, дип хәбәр ителә.

Сүз уңаеннан: Татарстанның Әтнә районының "Күңгәр" авыл хуҗалыгы тракторчысы Ирек Галиев җир сукалау буенча V илкүләм чемпионатта катнашырга җыена. Бәйге 19-25 июньдә Төмән өлкәсендә узачак. Чемпионатның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, механизаторларның җир эшкәртү осталыгы буенча ярышта Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә командалар катнашуы көтелә. Бәйге 1952 елдан эшләп килгән Бөтендөнья җир сукалау оешмасы (WPO) кагыйдәләре буенча үткәрелә. Әлеге оешмага утыздан артык ил керә. Ярышларда төп игътибар туфракны эшкәртү сыйфатын һәм тизлеген бәяләүгә юнәлтелә. Чемпионатка Ирландия, Голландия хөкемдарлары киләчәк. Җир сукалау буенча ярышлардан тыш, трактор белән идарә итү осталыгын күрсәтүне күз уңында тоткан "Трактор-шоу" ярышлары да була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading