16+

Татарстан Президенты укучыларны тукландыруга игътибарны арттырырга чакырды

2019-2020 уку елында 1402 мәктәптә 200 меңләп бала башлангыч сыйныфта белем ала. Бу уку елында мәктәпләрнең күпчелеге (85%) укучыларны тукландыру процессын үзләре оештыра.

Татарстан Президенты укучыларны тукландыруга игътибарны арттырырга чакырды

2019-2020 уку елында 1402 мәктәптә 200 меңләп бала башлангыч сыйныфта белем ала. Бу уку елында мәктәпләрнең күпчелеге (85%) укучыларны тукландыру процессын үзләре оештыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангыч сыйныфларда белем алучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Министрлар Кабинетында узган. Утырышта республиканың Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашкан. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң элек, Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасын искә төшереп, анда быелның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныф укучыларын сәламәт кайнар ризык белән тәэмин итүгә күчү турындагы фикерләрен җиткерде. Димәк, бу – наказ, ә наказны үтәргә кирәк!

Татарстандагы бу өлкәдәге вәзгыять хакында Рафис Борһанов таныштырды. Аның сүзләренә караганда, 2019-2020 уку елында 1402 мәктәптә 200 меңләп бала башлангыч сыйныфта белем ала. Бу уку елында мәктәпләрнең күпчелеге (85%) укучыларны тукландыру процессын үзләре оештыра. Мәктәпләрнең 15%лабы бу эшкә читтән оешмаларны тәкъдим итә икән. Казан шәһәрендәге белем бирү учрежденияләрендәге ситуация белән Илсур Метшин таныштырды.

Барлык чыгышлардан соң Рөстәм Миңнеханов бер ай эчендә мәктәп ашханәләрендә инвентаризация уздырырга һәм кадрлар белән тәэмин ителешне бәяләргә боерык бирде. Моннан тыш, Татарстан Президенты республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә, мәктәпләрдәге туклануның оештырылышын һәм сыйфатын контрольдә тотарга боерды. Бу эшкә иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк, диде Президент.

Фото: president.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading