16+

Татарстан Президенты Эр-Рияд провинциясе принцы белән очрашты (ВИДЕО)

Татарстан Президенты Эр-Рияд провинциясе принцы белән очрашты (ВИДЕО)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эр-Рияд провинциясе губернаторы принц Фейсал бән Бандар белән очрашкан. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстанына кылган эшлекле сәфәре кысаларында үтә. Бу хакта "Татар-информ" Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов король Салман бин Абдель Азиз Аль-Сауд һәм аның варисы принц Мөхәммәд бин Салман бин Абдель Азиз Аль-Сауд белән очрашачак.

Моннан тыш, Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең үсешен тикшерү өчен Сәүдә һәм инвестицияләр министры Маҗид Аль-Кассаби һәм Фарсы култыгы гарәп илләренең хезмәттәшлек советы генераль секретаре Абдельлатыф Бен Рашид Аль-Зайяни белән очрашу планлаштырыла.



SALIC инвестиция компаниясе җитәкчелеге белән Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек мәсьәләләре хакында сөйләшергә уйлый.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Җиддә шәһәренә юл тота. Биредә ул корольлекнең эшлекле даирә вәкилләре белән очрашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading