16+

Татарстан прокуратурасы «ТФБ Финанс» клиентларын үз хокукларын якларга чакыра

Татарстан прокуратурасы «ТФБ Финанс» клиентларын үз хокукларын якларга чакыра

Татарстан прокуратурасы Татфондбанктан ышаныч идарәсенә күчерелгән кертемнәр буенча ике дәгъваны канунсыз дип тапкан. Күзәтчелек идарә тармагы үз мәнфәгатьләрен яклый алмаучы гражданнар мәнфәгатен яклаган. Бүгенгә проукратурага 19 кеше мөрәҗәгать иткән, дип җиткерә идарә тармагының матбугат хезмәте.

Шуның белән бергә, бүгенге суд карарына нигезләнеп, прокуратура гражданнарны үзлегеннән хокукларын судларда якларга чакыра.

«Без, әлбәттә, суд карары белән канәгать. Бу - финанс хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үзлегеннән яклый алмаучы гражданнарның хокукларын яклауда ныклы суд практикасын формалаштыруда җитди адым. ТФБның калган категория граждан-кертемчеләре дә бүгенге суд тәҗрибәсен актив кулланып, үзлегеннән хокукларын судларда яклауларына исәп тотабыз», - дип җиткерде «Татар-информ»га Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Татар-информ

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading