Шәһри Казан

Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга эш сәфәре кысаларында Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан рәсми делегациясенең Курган өлкәсенә бүгенге эш сәфәре йомгаклары буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, өлкә Хөкүмәте төбәкнең социаль-икътисадый үсеше буенча актив эш алып бара. «Төбәкара багланышларны ныгыту безнең киләчәк икътисадый үсешебезгә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга эш сәфәре кысаларында Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Татарстан рәсми делегациясенең Курган өлкәсенә бүгенге эш сәфәре йомгаклары буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, өлкә Хөкүмәте төбәкнең социаль-икътисадый үсеше буенча актив эш алып бара. «Төбәкара багланышларны ныгыту безнең киләчәк икътисадый үсешебезгә зур этәргеч булачагына ышанам. Безнең хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләрен Курган өлкәсе территориясендә кулланылучы методика һәм алымнар кызыксындырды. «Бүгенге сәфәребез минем өчен дә, минем хезмәттәшләрем өчен дә файдалы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез дә безгә килерсез дип ышанам. Бизнес дәрәҗәсендә дә, дәүләт хакимияте органнары һәм парламентлар дәрәҗәсендә дә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Һәм иң мөһиме - бүген без субъектларыбыз арасындагы хезмәттәшлекне яңа баскычка күтәрәчәкбез».

Очрашу азагында Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин куйды.

«Безнең мөнәсәбәтләрнең нигезе - сәүдә-икътисадый багланышлар. Бүген һәр регион үзенең икътисадый потенциалына - бюджетына, планнарына, киләчәгенә, инвестицияләргә, халыкның тормыш дәрәҗәсенә нигезләнә. Бизнесыбызның үсүе, яңа базарлар табуы безнең өчен бик мөһим. Курган өлкәсе җитештерүчесе дә, Татарстан Республикасы җитештерүчесе дә базарга мохтаҗ. Татарстан Курган өлкәсе өчен файдалы булыр дип ышанам», - диде Татарстан Республикасы Президенты, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов "Курган өлкәсенең татарлар конгрессы" региональ иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Алексей Кокоринга Курган өлкәскендә яшәүче татарларга ярдәме һәм татар теле һәм мәдәнияте саклануга уңай шартлар булдыруы өчен рәхмәт белдерде.

Ватандашлар белән аралашып, Татарстан Президенты татар телен һәм мәдәниятен саклап калуның һәм гомум рухи кыйммәтләрне арттыруның мөһимлеген ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов татар телен интернет аша өйрәнергә мөмкинлек бирүче "Ана теле" проекты, "ТНВ-Планета" иярченле телеканалы, "Татар иле" социаль челтәре һәм башка бөтен дөньядагы татарларны берләштерергә ярдәм итүче проектлар турында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Реклама

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: