16+

Татарстан инвестицион климат буенча рейтингта Россия субъектлары арасында беренче урында

Татарстан инвестицион климат буенча рейтингта Россия субъектлары арасында беренче урында

Татарстан - Россия субъектлары арасында инвестиция климаты торышы милли рейтингында беренче урынны яулады. Республикабыз инде өченче ел лидерлар рәтендә. Бу юлы көндәшлек тагын да көчлерәк булган. Рейтингты илнең 85 төбәген бәяләгәннәр. Нәтиҗәдә, икенче урынга - Чувашстан, өченчегә - Мәскәү лаек дип табылган. Бу хакта XXI Петербург халыкара икътисади форум кысаларында билгеле булды.

Әлеге рейтингны стратегия инциативалары агентлыгы уздыра. Агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева әйтүенчә, гомумән алганда төбәкләрдә инвестиция климаты яхшыра бара. Аеруча төбәк эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяли торган көйләүче мохит, инфраструктура һәм чыганаклар, кече бизнеска ярдәм итү юнәлешләре буенча сизелерлек үзгәрешләр булган. Россиядә электр җибәрүгә, төзелешкә рөхсәт бирү өлкәләренә кагылышлы эшләрнең вакыты 10 процентка кыскарган. Кече һәм урта компанияләрдән дәүләт сатып алулары күләме 157 процентка арткан. Шулай ук дәүләтнеке булган һәм шәхси оешмаларның бергә эшләве дә уңай нәтиҗәләр бирә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә: "Әлеге исемлектә булуыбыз - безнең өчен зур дәрәҗә", - ди.
- Моның бик файдалы эш икәнен аңлыйбыз. Һәр рейтингтан соң без анализ уздырабыз, үзебезнең резервларыбызны билгелибез, эшләп бетерергә кирәк булган өлкәләребезне барлыйбыз. Былтыр республикада бизнеска укыту программалары буенча ныклы эш алып барылды. Үзебездә булган инфраструктаруга зур игътибар бирелде. Бүген муниципаль дәрәҗәдә бизнес белән тыгыз элемтәдә торабыз. Эшлисе эшләр бар, алга таба да тырышачакбыз,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Чувашия, Калининград, Саратов өлкәсендә яшәүчеләр сораштырулар вакытында "бернинди административ басым да тоймыйбыз", дип җавап биргәннәр.Татарстанда исә административ басым банклар кризисы белән бәйле сизелгәндер, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Шуңа да күзәтчелек органнарының эшен анализларга кирәк, ди ул.
Быелгы рейтингны билгеләүдә берничә сенсацияне дә әйтергә кирәк. Беренчедән, Мәскәүнең беренче өчлеккә эләгүе сөендерә. Санкт-Петербург та беренче егермелеккә кергән.
Бу безнең өчен мөһим, чөнки Мәскәү белән Санкт- Петербург - Россиянең витринасы кебек. Бөтендөнья банкының халыкара рейтынгында нәкъ менә шул ике шәһәр мисалында илнең инвестиция ягыннан җәлеп итү мөмкинлегенә бәя бирәләр. Тагын бер үзенчәлек - Ерак Көнчыгыш төбәкләренең алгы сызыкка күтәрелүе. Аеруча Амур өлкәсе һәм Хабаровск крае игътибарга лаек. Алар рейтингка 40 балл өстәде, - ди Светлана Чупшева.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:

- Россиядә без өченче ел рәттән беренче. Димәк, илдә инвестицияләр өчен иң отышлы урын берсүзсез - Татарстан. Без инвесторлар белән хезмәттәшлек итү системасын камилләштерү өлкәсендә ныклы эшлибез. Туктыйбыз икән, артка калуыбыз бар. Беренче урын - уңыш түгел, бу көндәлек тырыш хезмәт, норматив документларны һәрчак тәртиптә тоту, бизнесны "ишетә" алу, тәкъдим, фикерләргә оператив рәвештә җавап кайтару, бертуктамый инициативалар белән чыгу, яңа проектлар эшләү. Безнең шигарь - бары алга. Безнең кебек лидеры булган бердәм команда, югары мотивацияләр сирәк очрый. Рейтингның һәр юнәлеше буенча төбәктә аерым план буенча эшләдек, күп чаралар узды. Бу - зур эш. Хезмәтебезне федераль дәрәҗәдә шулай югары бәяләгәннәренә шатмын.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading