16+

Татарстан сабыйларына 29 күчтәнәч

Республикада быел илкүләм проектлар кысаларында 29 балалар бакчасын файдалануга тапшыру ниятләнелә. Нәтиҗәдә, тагын 6 мең сабыйга урын барлыкка киләчәк.

Татарстан сабыйларына 29 күчтәнәч

Республикада быел илкүләм проектлар кысаларында 29 балалар бакчасын файдалануга тапшыру ниятләнелә. Нәтиҗәдә, тагын 6 мең сабыйга урын барлыкка киләчәк.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышына күзәтчелек буеча эшче төркем оештырды.

– Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары март аеннан төзелешләрне күзәтчелектә тота, – ди Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Депутатлар 5 июльдә Казандагы янә өч төзелеш мәйданына сәфәр ясады. Болар: Совет районындагы Гали Динмөхәммәтов урамы, 4б, Завойский урамы, 27, Родина урамы, 26д һәм Идел буе районындагы Профессор Камай урамы, 12 (а,б) адреслары буенча булачак балалар бакчалары. Профессор Камай урамында берьюлы ике корпус күтәрелә.

Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов таныштырганча, Казанда 11 балалар бакчасы төзелә.

– Унбер балалар бакчасының унысы «Демография» илкүләм программасы ярдәмендә төзелә. Казанда көзгә 10 балалар бакчасын файдалануга тапшыру бурычы куелды, – диде Илнар Һидиятов.

Россия Федерациясе Президенты 2018 елның маенда «Илкүләм максатлар һәм үсешнең стратегик бурычлары турында» указ чыгарган иде. Россия Хөкүмәте 5 елда төбәкләрне үстерүгә 25,7 триллион сум юнәлтәчәк. Татарстан илкүләм проектлар кысаларында 49 эшчәнлек юнәлеше раслаган. Татарстанда быел гына да илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда 21,3 миллиард сумлык (шуның 16,7 миллиард сумы федераль үзәктән) эш башкарырга планлаштырыла.

– Җәйге якты көннең һәр сәгатен нәтиҗәле үткәрергә омтылырга кирәк, – дип, төзүчеләрне активлыкка чакырды Татьяна Ларионова. – Депутатлар гына түгел, җәмәгатьчелек – халык үзе дә төзелешләр барышын контрольдә тотсын иде. Һәр эш фототеркәүгә эләгеп барсын.

Татарстан депутатлары – бердәмроссиялеләр илдә беренче булып VMESTE.TATAR интернет-сайты оештырган. Әлеге сайтта илкүләм проектлар кысаларында республикада алып барлылган төзелешләр исемлеге һәм эшләрнең барышы белән танышып була. Һәр кеше төзелешне фоторәсемгә төшереп шушы сайтка җибәрә ала.

Татьяна Ларионова әйткәнчә, республикада ясле төркемнәре ачуга аерым әһәмият бирелә. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлары булган хатын-кызларның 76,9 проценты эшкә чыга алган. Бу күрсәткечне 2024 елга 78,9 процентка җиткерү ниятләнелә. Бүген яшь ярымнан 3 яшькә кадәрге сабыйларның 67,5 проценты ясле белән тәэмин ителгән, 2024 елга 100 процентка җиткерү максат итеп куелган.

– Бала тапкан хатыннар никадәр тизрәк эшкә, коллективка чыга алса, бу – гаилә өчен дә файда, кеше һөнәри осталыгын да югалтмый, – диде Татьяна Ларионова.

Завойский урамы, 27 адресындагы булачак балалар бакчасы мөдире Галина Журавлева подрядчы оешманың җаваплылык тоеп эшләвен әйтте.
– Ишекләрне күчерү, юллар сузу буенча әйткән тәкъдимнәребезне шунда ук уңай хәл иттеләр. Бакча 1 сентябрьгә өлгерер дип ышанам. Безнең коллектив сабыйларны кабул итәргә әзер, – диде Галина Журавлева.

Контроль төркем эксперты – «Бала-Сити» полилингваль балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәрен оештыручы Альбина Насыйрова ясле корпуслары төзүнең әһәмиятен ассызыклады.
– Татарстанда хәзер урыны белән балалар бакчаларында 1,5-3 яшьлек сабыйларны кабул итү 67,5 процентны тәшкил итә. Бу илдә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булса да, тынычланырга һич тә ярамый, – диде Альбина Насыйрова. – Әлеге күрсәткечне 100 процентка җиткерергә кирәк. Монда аналарга уңайлыклар тудыру гына түгел, ә икътисади әһәмият тә бар. Яшь аналарның, теләкләре булган очракта, декрет ялыннан эшкә чыга алу мөмкинлеге булырга тиеш. Яслеләрдә урын җитмәгәнлектән, әлегә андый шартлар һәркемгә дә эләкми.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading