16+

Татарстан укытучылары: «Кирәкми безгә БДИ!»

Былтыр барлык укытучыларны да үз фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Кайберәүләр өчен бу көтелмәгән яңалык булды.

Татарстан укытучылары: «Кирәкми безгә БДИ!»

Былтыр барлык укытучыларны да үз фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга мәҗбүр иттеләр. Кайберәүләр өчен бу көтелмәгән яңалык булды.

Болай да укытучыларның белемнәрен биш ел саен тикшереп торалар, БДИ нигә кирәк? Имтихан вакытында өлкән яшьтәге мөгаллимнәр арасында борчылудан кан басымы күтәрелү очраклары да булган, диделәр. Кыскасы, укытучылар өчен өстәмә эш иде бу. Мондый имтиханны быел да уздырырга җыеналар. Көне дә билгеле - 3 ноябрь. Тик Татарстан укытучылары моны дөрес түгел дип саный. Мәгариф турындагы законда бу хакта берни дә әйтелмәгән, димәк, бу педагогларның хокукларын бозу булып санала. БДИларны үткәрмәү турындагы петициягә имзалар җыеп, укытучылар Россия мәгариф министры Ольга Васильевага, Рособнадзор җитәкчесе Сергей Кравцовка, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать иткәннәр. "Былтыр Мәскәү районының 75нче гимназия укытучылары бердәм дәүләт имтиханнарын бирмәгән иде. Алар имтихан узасы пунктка килеп, буш кәгазьләр генә тапшырганнар. Бәлки быел барлык укытучыларга да шулай итәргәдер? Бәлки укытучыларга үрнәк күрсәтеп, мәгариф министрының үзенә имтихан тапшырыргадыр", - дигән сүзләр дә бар петициядә.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә исә, бу вакыйгага карата соңрак аңлатма бирербез, дип вәгъдә иттеләр.

Укытучылар БДИ тапшырырга тиешме?


Илдар Низамов, мөгалим:
- Укытучы һөнәре миңа бик таныш, укытучылар гаиләсендә үстем, үзем укыттым. Укытучы үз вакытын үзе көйли алмый, ул башкаларга, җитәкчелеккә, расписаниегә бәйле. Шуңа да аның вакыты бик кадерле. Укытучы җәмгыять алдында имтихан тотарга тиеш анысы, тик мөһим, кирәкле эшләр генә кушсыннар иде аңа. Юлдагы чирәмне дә йолкый, чаралар да уздыра, дәрестән тыш та түгәрәкләр оештыра бит укытучы.

Гөлинә Саттарова, Яшел Үзән районы, Акъегет авылында мәктәп директоры:
- Әгәр укытучы үз фәненнән укучыларын БДИга әзерли ала икән, димәк, ул имтиханны да тапшыра алачак дигән сүз. Имтиханнардан куркырга кирәк түгел, дип саныйм.

Рамил Мозаффаров, Казан шәһәренең 14нче мәктәбендә укытучы:
- Укытучыларның белемнәрен мәктәп администрациясе ел саен тикшереп тора. Белемне камилләштерү, үстерү максатыннан еш кына төрле курслар, укулар узарга туры килә. Минемчә, ел саен бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга мәҗбүр итү дөрес үк түгел. Бу укытучыларга ышаныч юклыкны күрсәтә. Белгечнең дипломы бар, укыту барышында уңышлары җитәрлек, ул имтиханнар тапшыра икән, ел саен БДИ бирү артык, минемчә. Болай да биш елга бер белемне сыныйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading