16+

Татарстанда 2 миллион 250 мең тонна шикәр чөгендере җыелган

Татарстанда 2 миллион 250 мең тонна шикәр чөгендере җыелган

Татарстан хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 2 миллион 250 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш бер гектарга 399 центнер туры килә. Тагын барлык мәйданның 24 процентында уңыш җыясы бар. Сарман (397 мең тонна), Зәй (392 мең тонна) һәм Буа (230 мең тонна) районнары хуҗалыклары алдынгылар рәтендә. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заводларга эшкәртү өчен 1 миллион тонна чөгендер тапшырылган. Хәзерге вакытта 103 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.
Шушы көннәрдә орлыкка кукуруз суктыра башлаганнар. Барлыгы 4,5 мең гектар мәйданда 16 мең тонна уңыш җыелган. Бер гектарга уртача 34 центнер уңыш туры килә.

Шулай ук республикада көнбагыш җыю дәвам итә. Барлык 130 мең гектарның 15 мең гектары, ягъни 12 проценты җыелган, уртача уңыш 17 центнерны тәшкил итә. Барлыгы 26,2 мең тонна көнбагыш җыелган. Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Әлки районнары яхшы күрсәткечләргә ирешкән, анда эшләр 16-30 процент мәйданда башкарылган.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading