16+

Татарстанда 20 меңгә якын кеше яшәүче 220 торак пунктны су басу куркынычы бар

Быел республикада елгалар боздан җиде-сигез көн алданрак ачылыр дип көтелә. Язгы су ташкыннары исә уртача күпьеллык күзәтүләр чигендә яки гадәттәгедән 20-50 сантиметрга түбәнрәк тә булырга мөмкин.

Татарстанда 20 меңгә якын кеше яшәүче 220 торак пунктны су басу куркынычы бар

Быел республикада елгалар боздан җиде-сигез көн алданрак ачылыр дип көтелә. Язгы су ташкыннары исә уртача күпьеллык күзәтүләр чигендә яки гадәттәгедән 20-50 сантиметрга түбәнрәк тә булырга мөмкин.

- Кар күп түгел. Төннәрен салкын һава сакланачак, бу - файдага. Боз катламы Иделдә - 24-56, ә елгаларда 17-40 сантиметр. Хәзер Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 51 метр 38 сантиметр, - дип тынычландырды Татарстанның гидрометеорология һәм тирә-юнь мохит мониторингы идарәсенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов.

Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко да республиканың һәм Казанның язгы су басуга каршы әзерлеге яхшы, дип бәяләде. Шулай да республика су басу ихтималы зонасына керә. Бу еллык явым-төшемнең 68 процент өлешенең март ахырларыннан июньгә кадәр елгалардан дәррәү агуы белән бәйле.


- Апрельнең беренче яртысында Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су акрын гына күтәрелә башлаячак. Халыкка күбрәк гидрокорылмалар хәвеф тудырырга мөмкин. Республикадагы 1125 плотина һәм буаның техник хәле әйбәт, 208 плотина Ростехнадзор белән берлектә күзәтчелеккә алынды, - диде Николай Суржко.

Сүз уңаеннан, Аракчино-Югары Ослан, Яшел Үзән-Нижние Вязовые, Соколка-Новозакамский, Покровское-Красный Ключ боз өсте юл кичүләре ябылды. Кисәтүне санга сукмыйча, транспорт чарасында боз өслегенә керүчеләр административ җавапка тартыла. Гади халыкка - 3 меңнән 4,5 мең сумга, җитәкчеләргә 8 меңнән 12 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф салыначак. Җәяүле кеше дә 7 сантиметрдан юкарак булган боз өслегендә йөрсә, 1,5-2 мең сум штрафка тартыла.

Белеп торыгыз!

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу куркынычы хакында массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм кәрәзле телефоннарга хәбәрләр җибәреп, белдерәчәк. Кискен хәлгә юлыккан очракта кәрәзле телефоннан 112 саны белән коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

САН

Татарстанда 18 846 кеше яшәүче 220 торак пунктка, 48 социаль корылмага, 36 күпергә, 27 сәнәгать корылмасына һәм 75,3 километр юлга су басу куркынычы бар. Кайбыч, Чүпрәле, Яңа Чишмә районнарының үзәнлектәге урыннарының су астында калуы ихтимал.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading