16+

Татарстанда 25 градус җылылык һәм яшенле яңгырлар көтелә

Татарстанда 25 градус җылылык һәм яшенле яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал, кайбер районнарда - томан. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил, яшен вакытында җил көчәергә мөмкин.

Төнлә иң түбән температура +9..+14, көндез иң югары температура - +20..+25 градус булачак.

Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава күзәтелә, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак җил. Иң түбән температура - +11..+13 градус булачак, дип хәбәр итә Татар-информ.

Көндез башкалада урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Иң югары температура - +21..+23 градус.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading