16+

Татарстанда 4 меңнән артык кеше, өлешле торак төзелешенә ышанып, акчасыз да, фатирсыз да калган

Өлешле торак төзелешендә катнашып, еллар дәвамында фатир ала алмыйча йөргән кешеләргә республикада булышлык фонды оештырыла.

Татарстанда 4 меңнән артык кеше, өлешле торак төзелешенә ышанып, акчасыз да, фатирсыз да калган

Өлешле торак төзелешендә катнашып, еллар дәвамында фатир ала алмыйча йөргән кешеләргә республикада булышлык фонды оештырыла.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бу турыда Казанда 19 гыйнварда министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында әйтте. Татарстан буенча 33 торак төзелеше четерекле мәсьәләгә әверелгән. Үз акчаларын өлешле торак төзелешенә биргән 4211 кеше мәгълүм мәзәктәге кебек “кәкре каенга” терәтеп калдырылган. Акча да юк, торак йорт төзелешенең дә ахыры күренми. Ләкин, өметсезлеккә бирелергә кирәкми. Берничә ел элек “сакаллы” торак төзелешләре йөздән артык булган.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да бу мәсьәләнең контрольгә алынганлыгын әйтте.
Узган ел четерекле төзелеш исемлегендәге алты торак йорт тәмамланды, бер мең өлешче үз фатирын алуга иреште, – диде Алексей Песошин.

Республикада узган ел 2 408,1 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, быелга план – 2 403,0 мең квадрат метр. Аренда өчен 387 фатир төзелгән, быел янә 730 аренда фатиры булдыру ниятләнелә.
Торак төзелешенә кагылышлы төрле программалар гамәлгә ашырыла, аларны белү һәм файдалану мәслихәт. Узган ел “Торак” федераль максатчан программасы буенча 61 яшь гаилә тораклы булган. Быел яшь гаиләләргә торак төзелеше өчен федераль һәм республика бюджетларыннан янә акча билгеләнгән. Шулай ук быел чернобыльчеләргә, мәҗбүри күченеп кайтучыларга, ерак Себердән күченеп кайтучыларга дәүләт торак сертификатлары һәм отставкага чыккан хәрбиләргә торак субсидиясе бирү өчен 117,57 миллион сум акча каралган.

– Биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 315 гаилә торак белән тәэмин ителде инде. Исемлектә күп балалы 597 гаилә тора, шулардан быел 45 гаиләгә торак җиткезү бурыч итеп алынды. Узган ел 305 ятим-бала фатирлы булды, быел 297 ятим-балага фатир тапшыру максат итеп куелды, – диде министр Ирек Фәйзуллин.

Татарстанда узган ел күп фатирлы 982 торак йорт капиталь төзекләндерелгән, быелгы исемлеккә тагын 995 йорт алынган. Капиталь ремонт программасы 2043 елга кадәрге вакытка исәпләнгән, әлеге исемлеккә 16 мең 128 йорт кертелгән булган.

Торак-коммуналь хуҗалык реформаларына теләктәшлек фонды генераль директоры Константин Цицин үзенең чыгышында Татарстанда торак фондның инде 70 проценты капиталь ремонтланган булуын мактап үтте.
Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәмит Мавлияров исә, мактау сүзләреннән соң, республика төзүчеләрен бераз чеметеп тә алды.

– Җәмәгатьчелек мохитен төзекләндергәндә техник исәп-хисапларга нигезләнегез. Алла сакласын, әгәр берәрсе борылышта кыйммәтле машинасы белән дөрес ясалмаган бордюрга бәрелсә, судтан башыгыз чыкмаячак, – диде Хәмит Мавлютов. – Икътисади нәтиҗәле проектларның федераль реестрында 150 проект бар хәзер, ә Татарстан нибары бер генә проект тәкъдим итте. Татарстан төзүчеләренә башка төбәкләр әзерләгән проектларны кулланырга туры килмәгәе.

Йомгаклау сүзендә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин төзүчеләрнең узган елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде, “планны үтәдегез” диде. Ул әле гомүм йорт милкенә хезмәт күрсәтүнең тиешле дәрәҗәдә булмавын искәртте, проектлар төзү эшләренә студентларны да җәлеп итәргә кушты. Премьер-министр Алексей Песошин үзенең чыгышын төзелеш оешмаларын быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырып тәмамлады.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading