16+

Татарстанда кондызлар арткан

Кыргый хайваннар быел Татарстан халкын тынгысызларга дип ныклап сүз куешкан, ахрысы. Җәй башында аюлар халыкка якынайса, бераздан төлкеләр баш күтәрде. Ләкин хайваннар эстафетасына моның белән генә нокта куелмый. Әлмәт районындагы Түбән Мактама бистә халкы, «кондызлар авылыбызны су астында калдырмасмы», дип ут йота.

Татарстанда кондызлар арткан

Кыргый хайваннар быел Татарстан халкын тынгысызларга дип ныклап сүз куешкан, ахрысы. Җәй башында аюлар халыкка якынайса, бераздан төлкеләр баш күтәрде. Ләкин хайваннар эстафетасына моның белән генә нокта куелмый. Әлмәт районындагы Түбән Мактама бистә халкы, «кондызлар авылыбызны су астында калдырмасмы», дип ут йота.

«Авылны су басарга мөмкин»
Кондызларның Түбән Мактама бистәсен басып алуы турында районның «Знамя труда» газетасыннан укып белдек. Бистәнең башкарма комитет җитәкчесе Владимир Михайлов әйтүенчә, ул без сөйләшкән көннең иртәсендә генә су буена төшеп, вазгыятьне үз күзләре белән күргән.

- Кондызлар авылны басып алган дип берничек тә әйтеп булмый. Киңлеге ике метр, тирәнлеге тездән генә булган кечкенә Мактаминка елгасында берничә кондыз яшәп ята. Моңарчы аларның күренгәне юк иде. Мин бүген кондызлар кимереп еккан өч агач күрдем. Әлегә алардан зыян күрүче юк. Әмма елганы бусалар, чыннан да, авылны су басарга мөмкин, - диде Владимир Николаевич.

Кондызларны авылда калдырыргамы, юкмы - сорау ачык кала әлегә. Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, алар бу мәсьәлә буенча экологик оешмалар белән фикер алышачак. Баксаң, кондызлар Әлмәт районындагы башка авылларны да үз итә икән. Кайберләрендә проблемадан чыгу юлын тапканнар - җәнлекләрне аталар.

Түбән Мактама авыл җирлеге башлыгы Әлфия Слесарева ялга китү сәбәпле, аның белән сөйләшеп булмады. Әмма «Знамя труда» басмасына әйткәнчә, кондызлар аударган агачларны су буеннан һәрвакыт алып китәләр. Шуңа да карамастан, җәнлекләр дә башка агачларны кызу-кызу гына кимереп бара.

- Елга бистәнең нәкъ үзәгеннән ага. Су басуны булдырмас өчен, яр буенда агачларны махсус утыртабыз. Ә кондызлар аларны аударып, елга тирәсендәге йортларны су басарга мөмкин, - дигән авыл җирлеге башлыгы.

Калдырыргамы, котылыргамы?
Түбән Мактамадагы 2 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Шатогинага «кондызлар һөҗүме» турында әйткәч, ул:

- Мин бу сүзләрне сездән беренче ишетәм. Шушында яшәсәм дә, кондызларны күргәнем булмады. Җитмәсә, Мактаминка бистәнең үзәгеннән түгел, бераз читтәрәк ага. Ә бездән берничә чакрым ераклыкта Зәй елгасы җәйрәп ята, - диде Светлана Федоровна.

Инде тәмам аптырагач, Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе бүлек җитәкчесе Ринат Чиспияковка шалтыраттык. Аның әйтүенчә, 2005 ел белән чагыштырганда, Татарстанда кондызлар саны берничә тапкыр арткан. Заманында алар Кызыл китапка да кертелгән иде бит. Элек кондыз тиресенә сорау зур булса, бүген аның белән кәсеп итүчеләр юк диярлек. Шуңа да бу җәнлекләр котырып үрчи. Аларның халыкка китерә торган бердәнбер зыяны - сулыкларны буып, якын-тирә су астында калырга мөмкин. Әмма плотинаны җимереп кенә проблеманы хәл итәм димә, чөнки әлеге җәнлекләр хәрабәләрне җәһәт кенә сафка бастыра. Кондызлардан котылу өчен, Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк. Бердәнбер шарт - алардан котылырга теләгән кешенең ау билеты булырга тиеш.

Фото: forum.tathunter.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading