16+

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 29 кешегә артты 

Инфекция йоктырган 1182 һәм чит илдән кайткан 90 кеше күзәтү астында кала.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 29 кешегә артты 

Инфекция йоктырган 1182 һәм чит илдән кайткан 90 кеше күзәтү астында кала.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавиру инфекциясе йоктыруның тагын 29 очрагы теркәлгән. Шуларның 12се хастаханәгә озатылган, 17 кеше өендә генә дәвалана.

Тәүлек эчендә дәваланучылар саны – 30 кеше.

География:
1. Казан – 11
2. Чаллы – 7
3. Арча – 1
4. Югары Ослан – 1
5. Алабуга – 1
6. Зәй – 1
7. Яшел Үзән – 1
8. Мамадыш – 1
9. Минзәлә – 1
10. Яңа Чишмә – 2
11. Нурлат -1
12. Ютазы -1.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлек эчендә яңа коронавируска 5 мең 270 тест үткәрелгән. Контактлы юл белән инфекция йоктырган 1182 һәм соңгы 14 көндә чит илдән кайткан 90 кеше күзәтү астында кала.

Шулай итеп, 17 июльгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 5186 очрагы теркәлде.

Фото: pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading