16+

Татарстанда сентябрь җылы булачак

Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Республикада бу җәй өчен гадәти булган җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 4 градуска югары күтәреләчәк һәм 18-20 градус җылы тәшкил итәчәк, дип сөйләгән эксперт.

Переведенцев сүзләренчә, августта температура нормадан 3 градуска югары булган иде. Алга таба да бу тенденция сакланачак. «Эш шунда ки, хәзер без антициклон йогынтысында, салкыннар килер урын юк. Хәзер Россиянең Европа территориясендә эссе һава шартлары хакимлек итә», – дигән Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, Казанның көнбатыш районнарында коры һава торышы булуы ихтимал.

Моннан тыш, эксперт, 2018 ел дөньякүләм күзәтүләрнең 160 еллык тарихында иң җылы ел исеменә дәгъва итә, дип билгеләп үткән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading