16+

Татарстанда вакцина ясаткан бер кеше дә грипп белән авырмаган һәм үлмәгән

Көз көне гадәттәгечә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта.

Татарстанда вакцина ясаткан бер кеше дә грипп белән авырмаган һәм үлмәгән

Көз көне гадәттәгечә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта.

Шул сәбәпле медиклар инде хәзер үк гриппка каршы вакцинация узарга чакыра. Акча юк дип куркып сырхауханәләрне урап узучылар игътибарына: медициан полислары булган кешеләргә прививка ясату бушлай. Билгеле, вакцина беренче чиратта балалар, укытучылар, медицина хезмәткәрләренә, халык белән даими эшләүчеләргә каралган.

- Грипп һәм ОРВИ Татарстанда иң киң таралаган авырулардан санала. Ә дөнья күләмендә караганда, грипптан ел саен 500 мең кеше үлә. Аның белән һәр унынчы олы кеше һәм һәр өченче бала авырый. Авырган һәр җиденче кеше грипптан соң җитди катлаулы чирләр кичерә, - ди Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, иң яхшы саклану чарасы вакцианция икәнлеген искәртеп. Әйтик, бер төчкерүдән башланган грипп авыруы пневмония, бронхит, отит, миокарда кебек авырулар китереп чыгара ала.

Грипп буенча эпидемия чиген узмас өчен 1 ноябрьгә кадәр халыкның ким дигәндә 40 процентын вакцинацияләү бурычы тора, бу - 1 млн 545 мең кеше дигән сүз. Ә инде риск төркеменә кергән кешеләр тулысынча вакциянацияләнергә тиеш. 90354 кешегә вакццина ясалаган инде.

- Без 6 айдан 7 яшькә кадәрле балаларның 46 процентын, 1-10 сыйныфларда укучыларның 80 процентын, сутдентларның 81 процентын, мәгариф һәм медицина хезмәктәрләренең 97 һәм 98 процентын вакциянацияләргә тиешбез, - диде Марина Патяшина. - Ә армия хезмәтенә алынучылар исә 100 процент вакциянацияләнәчәк. Алар 4000 кеше.

Грипптан саклануның тагын бер төп чарасы - һәм үзеңнән генә торганы - чисталык, шәхси гигиена, сәламәт тормыш рәвеше.

- Иң пычрак әйбер - кәрәзле телефон, алар туфли табаныннан да пычраграк булырга мөмкин, - ди сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов. - Шулай ук җәмәгать транспорты, ишек тоткалары күп төрле инфекцияләргә "бай" була. Шуңа күрә дә кулларны даими юып торырга кирәк. Моңа өстәп телефоныгызны көненә бер булса да антибактериаль салфеткалар белән сөртергә кирәк.

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны атна саен 5-7 процентка арта бара. Соңгы атнада 7435 авыру теркәлгән. Иң күп авыру очрагы декабрь башында булыр дип фаразалана.

2010 елдан бирле Татарстанда вакцина ясаткан бер кеше дә грипп белән авырмаган һәм үлмәгән.

Саклану чаралары

- вакцинация узу

- шәхси гигиена

- өйне ешрак җыештыру

- дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше

- төчкергәндә авыз, борынны каплау зарур

- "Үзем тереләм" девизын онытып, сырхауханәгә бару

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading