16+

Татарстанга кабат кыш килде (ФОТОЛАР)

Татарстанга кабат кыш килде (ФОТОЛАР)

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарына кабат кыш әйләнеп кайтты.

Лениногорск, Азнакай, Баулы, Бөгелмә районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә кар каплаган күренешләрне төшергән фотолары белән бүлешәләр.



Исегезгә төшерәбез: 19-21 апрель көннәрендә Татарстанда һава торышы үзгәрүе хакында хәбәр иткән идек. Республикада юеш кар һәм яңгыр явуы, урыны белән көчле җил исүе көтелә, дип кисәтте синоптиклар.



Бу көннәрдә һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. 19-20 апрельдә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында 8-10 градуска кадәр җылытачак. Әлеге кискен үзгәрешләр республика территориясенә көньяк циклон килү белән бәйле. Юлларда кар өемнәре һәм бозлавык булырга мөмкин. Сак һәм игътибарлы булыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading