16+

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков көн герое булды

Самолетта очканда аңын югалткан ханымны күреп, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков аңа ярдәм итәргә алынган. Ул, кислород баллонын кулланып, хатын-кызны аңына китергән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Дубайдан Казанга очкан самолет бортында аңын югалткан ханымга ярдәм итә. Бу хакта бүген төрле каналларда чыккан хәбәрне «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә дә раслаганнар.

Бер пассажирның хәле начарлангач, бортпроводник салонда табиб бармы-юкмы, дип ярдәм сораган.

Хәбәрне ишетеп, Марат Садыйков ярдәм итәргә алынган. Ул, кислород баллонын кулланып, хатын-кызны аңына китергән.

Алга таба хатын-кызга медицина ярдәме кирәк булмаган, самолет төшкәч, ул үзе чыга алган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??????

    Мөһим

    loading