16+

Татарстанны үз иттеләр

Узган ел Татарстанга килгән чит ил гражданнарының саны, 2017 ел белән чагыштырганда 24,3 процентка артып, 345 мең 757 кешегә җиткән.

Татарстанны үз иттеләр

Узган ел Татарстанга килгән чит ил гражданнарының саны, 2017 ел белән чагыштырганда 24,3 процентка артып, 345 мең 757 кешегә җиткән.

Туристлар Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән аеруча күп килгән. Үткән ел республикада барлыгы 3,4 миллион кеше кунак булган. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка артыграк.

Туризм өлкәсендә, бүтән тармакларны да исәпкә алып (туклану, транспорт, сәүдә), күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 28,3 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2017 елгы күрсәткечтән 37 процентка күбрәк.


Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading