Шәһри Казан

Татарстанның билгесез геройлары

Сугыш беткәнгә инде ни гомер вакыт узды, ә без әле һаман аның геройларын барлап бетерә алмыйбыз. Ә яу кырында хәбәрсез югалган сугышчыларны әйткән дә юк. Аларының санын бүген төгәл беркем белми. Эзтабарларга рәхмәт, күпме билгесез солдатларның исемнәре аларның фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә кабат тарих битләренә кайтты.

Геройлар дигәннән, быел 16 апрельдә безнең илдә Советлар Союзы Герое исеменең гамәлгә кертелүенә 80 ел тула. Дөрес, ул ил инде үзе күптән юк. Геройларның исәннәре дә хәзер бармак белән генә санарлык калып бара.
Шунысы кызык, мәсәлән, Татарстанда туган яки анда яшәгән Советлар Союзы Геройларының төгәл санын без әле дә булса белмибез. Бу проблема сугыштан соң ук килеп туа. Мәсәлән, 1946-1947 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында Кави Нәҗми нәшерлегендә «Батырлар китабы» басылып чыга. Анда безнең 56 герой якташыбыз турында очерклар урын алган.
1963 елда исә Л.Ханинның «Герои Советского Союза - сыны Татарии» дигән китабы дөнья күрә. Анда инде Татарстанда туган яки сугышка кадәр шунда яшәгән 164 герой турында сүз бара. 1975 елда Шамил Рәкыйпов үзенең «Геройлар эзе буйлап» дигән китабында 110 каһарман якташыбыз турында сөйли.
1982-1985 елларда Казанда төзелгән «Герои Советского Союза - наши земляки» дигән 3 томлык документаль очерклар җыентыгында 207 татарстанлы турында мәгълүмат бирелә. 1990 елда әлеге җыентык татар телендә дә басылып чыга. Анда инде герой якташларыбызның саны - 211. Моннан тыш, әле республикадан читтә яшәүче тагын 91 герой татарстанлы турында мәгълүмат та бар.
2000 елда Татарстан китап нәшрияты «Батырлар китабы» дигән җыентык бастырып чыгара. Монысында инде 378 Советлар Союзы Герое теркәлгән. Аларның күпчелеге Татарстанда туган, яшәгән яки укыган. Шулай ук китапка Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да кертелгән. Геройларны барлауда кайбер авторлар СССР Югары Советы Президиумының бүләкләү турындагы Указларын нигез итеп алган. Икенчеләре исә төрле архивларда сакланучы материалларга таянган.
Өченчеләре «Воениздат»ның 1987-1988 елларда Мәскәүдә чыккан «Герои Советского Союза», Краткий биографический Словарь в двух томах» дигән хезмәтне файдаланган.
Ләкин Казан югары артиллерия командалык училищесы доценты Евгений Панов фикеренчә, герой якташларыбызның исемлеге әле һаман да тулы түгел. Ул аны тулыландыруда гаять зур көч куя: озак еллар дәвамында Россиянең төрле архивларында эзләнү алып бара, моңарчы сер итеп сакланган архив документлары күтәрә. Геройларның исемнәрен ачыклауда 8 томлык «Хәрби энциклопедия»гә һәм башка бик күп чыганакларга таяна. Нәтиҗәдә, Евгений Панов сугышка кадәр яки сугыш елларында Татарстанда хәрби белем алган яисә сугыштан соң бездәге ябык предприятиеләрдә эшләгән тагын 18 геройның исемнәрен ачыклауга ирешә.
Казанда хәрби белем бирү тарихы инде революциягә кадәр үк башлана. Беренче бөтендөнья сугышы елларында бездә офицерлар әзерләү буенча 1 нче һәм 2 нче прапорщиклар мәктәпләре оеша. 1916 елның мартында 1 нче Казан прапорщиклар мәктәбендә соңыннан Идел буе хәрби округы гаскәрләре командующие, ДОСААФ Үзәк Комитеты рәисе булган генерал-полковник Василий Иванович Кузнецов тәмамлап чыга. Аңа Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 29 маенда бирелә.
1 нче Казан прапорщиклар мәктәбендә соңыннан армия генералы булган Советлар Союзы Герое Иван Владимирович Тюленов та белем ала.
Бөек октябрь революциясеннән соң 1918-1924 елларда Казанда РККАның 4 нче хәрби-инженерлык мәктәбе эшли. Аны тәмамлаган Владимир Матвеевич Ткаченко да Герой.
1933-1943 елларда Казанда автобронетанк гаскәрләре өчен хәрби техник белгечләрнең белемен күтәрү курслары оештырыла. 1943 елда аны Кызыл Армиянең Казан югары офицерлар техник бронетанк мәктәбе дип атый башлыйлар. Әлеге уку йортын 11 Советлар Союзы Герое тәмамлап чыга. Алар арасында моңарчы исәпкә алынмаган Николай Павлович Батурин, Солтан Хәмитович Бикеев, Иван Иванович Затынайченко, Василий Тимофеевич Малиновскийның исемнәре ачыклана.
1942 елның ноябреннән 1945 елның 31 маена кадәр Адмиралтия бистәсендә Житомир хәрби пехота училищесе дислокацияләнә. Әлеге училищены Казанда тәмамлаучылардан Григорий Васильевич Коваленко, Дмитрий Ефремович Кудинов, Дмитрий Данилович Ивлев та, сугышта батырлык күрсәтеп, Герой исеменә лаек була.
1942 ел башында Казан елга техникумы бинасында Мәскәү миномет училищесы урнаша. Анда булачак Советлар Союзы Герое Александр Васильевич Фуковский укый.
1941 елда Алабугада Идел буе хәрби округының Кече политруклар курсы оештырыла. Аны Геройлардан Петр Федорович Антипов, Муса Баймуханович Баймуханов, Андрей Федорович Иванченко тәмамлап чыга.
1939 елда 1 нче Казан хәрби лагеренда 20 нче запастагы укчы бригада урнаша. Сугышның беренче көннәреннән үк биредән фронтка марш роталары һәм батальоннары озатыла. Алар составында, алгы сызыкта батырлык күрсәтеп, 1944 елның 22 июлендә кече лейтенант Александр Иванович Григорьев герой исеменә лаек була.
Бөтен сугыш дәвамында Казан һәм Чистай Пе-2 самолетлары өчен очучылар әзерләү үзәге булып тора. 8 нче авиабригаданың Казанда 9 нчы запас авиация полкы, Чистайда - 18 нче авиаполкы урнаша. Советлар Союзы Геройларыннан 1 класслы очучы подполковник Даниил Васильевич Гопоненко - Казанда, Николай Иванович Пургин Чистайда әзерлек уза.
Сугыштан соң, 22 нче авиация заводында самолетлар сынаучы булып эшләгән. Виктор Владимирович Истомин да 1945 елның 18 сентябрендә Советлар Союзы Герое исемен ала. Ул әле 1961 елда, беренчеләрдән булып, ТУ-22 Р самолетына сынау да үткәргән кеше.
Тагын күпме геройларыбызның исемнәре әлегә билгесез? Әйтүе кыен. Ләкин, иртәме-соңмы, алар барыбер тарих битләрендә урын алырлар дигән өметтә каласы килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: