- Әгәр санатор ачыкланса, без төрле яклап ярдәм итәргә әзер. Эре компаниеләр депозитларын акцияләргә капиталлаштырсын өчен шушы компанияләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Хәзер барысы да Үзәк Банк нинди карар кабул итүеннән тора, - дип аңлаткан иде Рөстәм Миңнеханов. "Татнефть" акционерлык җәмгыяте "Татфондбанк"та 5 миллиард сум тирәсе акча саклый, ләкин алар хәзер кулланышсыз тора. Кыскасы, "Татфондбанк" санацияләнсә, "Татнефть" тә депозитларын банк акцияләренә алыштырырга әзер.
Үзәк Банк исәпләвенчә, банкны коткаручы кредиторлар ролендә счетларында 2016 елның декабренә 100 миллион сумнан артык акча саклаган клиентлар була ала, диелә "Известия"дә.
Сүз уңаеннан, Үзәк банк кредиторлар алдындагы бурычларын вакытында үтәмәгән өчен "Булгар банк"ның да лицензиясен алган. Хәзер банкка вакытлыча администрация кертелгән, Әлеге банктан зыян күргәннәр акчаларын 30 гыйнвардан да соңга калмыйча кайтара алачак. "Булгар банк"та иминиятләштерелгән кертемнәре булганнарга акчаларны кайтарырга әзер банк агентлар 20 гыйнварга кадәр билгеле булачак.
Комментарийлар