16+

«Текәлек»нең – үз бәясе: машина номерлары сатуга чыга. Бәяләре 6 миллионга кадәр

Россиядә «матур» машина номерларын хәзер рәсми рәвештә дә сатып алып булачак. Икътисади үсеш министрлыгы Хакимияткә шундый проект тәкъдим итте.

«Текәлек»нең – үз бәясе: машина номерлары сатуга чыга. Бәяләре 6 миллионга кадәр

Россиядә «матур» машина номерларын хәзер рәсми рәвештә дә сатып алып булачак. Икътисади үсеш министрлыгы Хакимияткә шундый проект тәкъдим итте.

Машина йөртүчеләр тимер атларына теләгән номерларны дәүләт хезмәте сайтында беркетә ала. Әмма андый номерлар өчен ярыйсы гына суммада дәүләткә акчалата җыем түлисе яисә инде сатуда җиңеп чыгасы була.

Дөресен әйтергә кирәк, мондый «матур» номерларны элегрәк тә сатып алып була иде. Әмма бу эш «идән астыннан» гына башкарылды. Хәзер исә барысы да рәсми булачак.
Психолог Мәдинә Карташева сүзләренчә, мондый номерларны башкалардан аерылып торырга, үзләренең статусын, башкалардан өстен булуын күрсәтергә теләгәннәр ала.

– Бу – Россия халкына гына түгел, бөтен кешелеккә дә хас. Бигрәк тә ир-атлар арасында киң таралган. Борынгыдан ук кешеләр үзләренең көчен күрсәтергә  һәм көндәшлектә җиңәргә омтылган. Мисалга, бу – беренче яктан, күрше кавемнәрне куркытып, аларга көчне күрсәтү.  Икенче яктан исә, хатын-кыз каршында үзенең нинди хөрмәтле булуын ассызыклау. Аңлашыла ки, хәзер безнең җәмгыятебез башка төрле һәм алга киткән мәдәниятләрдә бу омтылыш алай ук чагылыш тапмый дияр идем. Чөнки андый җәмгыять һәм мәдәният башка төрле рухи байлык­лар бирә, кешегә үзенең үзенчәлеген башкача тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Шуңа да анда кешеләр статусларын актив рәвештә күрсәтергә омтылмый. Көнбатышта без танылган шәхеснең яисә сәясәтченең урам буйлап тыныч кына йөрүен, башкалардан аерылып тормавын очрата алабыз. Чөнки аларның кыйммәтләре башка. Икенче яктан, башкаларга үзләренең «текәлек»ләрен, мөмкинлекләрен күрсәтүне кавемнәрдәге күп каурыйлар тагып йөрүчеләр белән чагыштырып булыр иде. Ягъни каурый күбрәк булган саен – син «текәрәк». Без хәзер менә шул күчеш чорында дияр идем. Әлбәттә, бу шәхси сыйфатларга һәм тәрбиягә дә бәйле. Шундый кешеләр була – алар гел калганнарның игътибар үзәгендә булырга, үзләрен күрсәтергә омтыла. Шулай ук хакимлек итү теориясе хакында да онытмас­ка кирәк. Ул башкалардан өстен чыгу теләге үз-үзләренә ышанмый торган итеп тәр­бия­ләнүчеләр арасында еш очрый. «Матур» номерларны  юлларда үзләрен ышанычлырак тоту өчен сайлаучылар да бар.  Чөнки алардан курку, өркү, ераграк йөрү теләге туа. Шул рәвешле, алар юлда үзләрен ышанычлырак тота, – ди  Мәдинә Карташева.

Танылган алып баручы, артист Алмаз Мирзаяновка мондый «матур» номер бушка эләккән булган. Инде башка машинада йөрсә дә, номерын әле дә саклый икән.
– Шаккатам инде «матур» номер дип шашкан кешегә. Берәр нинди өстенлек бирсә ярар иде әле ул. Юк бит. «Ока» машинасында йөргәндә, миндә «116/116» номеры иде. Иде дип, бүген дә авылда ята. Андый номерларга исем китми. Берчак шулай төнлә Рәшит абый Шамкай белән концерттан кайтып киләбез шул машинада. Казанга кергәндә юл буенда туктап, арттарак калган икенче машинаны көтәбез. Шулвакыт бер «Мерседес» «выжт» итеп узып китте дә, туктап, яныбызга кире килде. «Номерларың матур, әйдә миңа сат әле. Мин сиңа, акчага өстәп, «555» номерын бирәм», – ди. «Миңа акча кирәкми, үзем дә яхшы эшлим акчаны», – дидем. Үзем почти ике метрлы буем белән «Ока»да бөкләнеп утырам бит инде. Теге миннән кычкырып көлде дә китте. Аннары әле бик күп тәкъдимнәр булды. Рәсми рәвештә булмагач, сатасы килмәде. Менә хәзер уйлап карарга була, – инде ди Алмаз.

Зинира һәм Ризат Рамазановларга да ярыйсы ук «матур» номерлар эләккән. Тик алар моның өчен бер тиен дә акча түләмәгән.
– Андый номер бирсәләр, баш тартмас идем. Әмма акча түләп алмаячакмын. Иң мөһиме – юлда исән-имин йөрү, без бит көн саен юлда дигәндәй. Әмма безнең номерлар бик җайлы. Ризатныкы «676», ә минеке «660». Ризат Сабада теркәлгән. Машина номерын да шунда алган идек. «Әгәр «матур» номер эләксә, документлар рәсмиләштерүче кызларга мандарин алып бирәм», – дигән иде ул. Һәм моңа «676» номеры эләккән! Мандарин аласы булды инде үзенә, – ди Зинира Рамазанова.

Римма Никитина үзе рульдә йөрми. Шуңа да аның мондый номерларга исе китми икән.
– Машинам булган очракта да, андый бәягә номер сатып алмас идем. Ул номерларны элек тә саталар иде бит инде. Хәзер рәсми генә булачак, күрәсең. Оренбург өлкәсендәме икән, шундый хәлгә тап булган идек. «Матур» номерларны анда чүп түгү машиналарына, янгын сүндерү машиналарына бирәләр икән. Аның каравы, берәүгә дә «обидно» түгел, – диде Римма.
«Йолдызлар»ның гына түгел, гади халыкның андый бәяләргә машина өчен номерлар сатып алырга әзер булмаганлыгы ачыкланды. Мисал өчен, менеджер булып эшләүче Гөлшат Сәхипова моны бөтенләй юләрлек дип саный.

– Бу турыда ишеткәнем дә юк. Миңа барыбер. Юк-барга акча әрәм итмим, мәгънәсен дә күрмим. Бу машина йөртү сыйфатына тәэсир итми бит. Штраф бөтен номерга да бер төрле килә, – ди ул.
Мөхәррир булып эшләүче Гөлшат Ганиева исә «матур» номерларны сатуны рәсмиләштерү яклы.
– Кемнеңдер кесәсен калынайтканчы, рәсмиләштерүләре яхшырак дип саныйм. Минем өчен машина номеры нинди булу мөһим түгел. Иң мөһиме – исән-сау йөрү, – диде ул.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading