16+

Тел бетсә, милләт кайгысы калмас

Беренче сыйныфта укучы улым белән мәктәптән кайтып киләбез. Өйгә җиткәнче дөнья хәлләрен, гимна­зиядәге яңалыклар белән танышып алырга, берәр темага сөйләшергә дә өлгерәбез.

Беренче сыйныфта укучы улым белән мәктәптән кайтып киләбез. Өйгә җиткәнче дөнья хәлләрен, гимна­зиядәге яңалыклар белән танышып алырга, берәр темага сөйләшергә дә өлгерәбез.

Бу юлы сүз үзеннән-үзе тел өйрәнү мәсьәләсенә кереп китте. Әни кеше буларак, үземнең бар белгәнне эшкә җигеп, телләр өйрәнүнең кирәклеген аңлатам. Татар телен без туган телебез булганга белергә тиешбез. Рус телен исә Россия җирлегендә яшәгәнгә күрә өйрәнергә кирәклеген, ә менә бер чит телне дә укысаң, бигрәк тә яхшы булачагын сөйлим. Балага инглиз теле ят түгел. Мәктәптә өстәмә түгәрәккә дә йөриләр. Алай да ышанычлырак булсын өчен: «Менә инглиз телен яхшы итеп өйрәнгәч, Америкага китәрсең, аннан әтиең белән кунакка барырбыз», – дигәнемне сизми дә калдым. Тик малайның гына исе китмәде. Күзләрен зур ачып: «Миңа Татарстан да җитә, беркая да бармыйм. Әнә кара, нинди зур ул Татарстан, аның җирләрендә нинди генә район юк»,  – дип тезеп китте бу, үзенең кайтып йөргән районнарын санап. Баланың ныклы карарын ишетеп, тел тешләдем. Хаклы бит ул, хаклы. 

Галимнәр дә телләрнең югалу, телләрне  саклау мәсьәләләрен һәрвакыт күтәреп чыга. Тик аларның фаразлары гына сөендерми. КФУда күптән түгел телләргә бәйле фәнни-гамәли конференция булып узган иде. Анда Төркиядән килгән галим Мостафа Өнәрнең телләрнең бетүе, яңа телләр барлыкка килү турындагы фикерләре уйландырган иде. «Халык исән чакта, тел үлә. Телсез халык буламы? Ул халык башка телгә күчә. Әгәр дә тел үлә икән, этнос та юк була», – дигән иде ул.

Татарстан Фәннәр академиясендә дә бер төркем галимнәр телләрне саклау буенча үз фикерләрен җиткерделәр. «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция янә бер кат телне саклау өчен аның җирлеген булдырырга, аны үзебезгә сакларга кирәклеге мәсьәләсен күтәрде. Теле булмаган милләттә яшәү кайгысы калмый. Милләте булмаган кавемгә илдә урын булмаячак.

Профессор  Елизавета Хамраева билингваль укытуны – телне сак­лауның бер чарасы буларак тәкъдим итә. «Дөньяда иң алга киткән мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында билингваль укыту системасы кертелгән. Балалар мәктәптә фәннәрне – яртылаш туган телендә, яртылаш чит телдә өйрәнсә, алар югары нәтиҗәләргә ирешә алачак», – дип белдерә ул. Аның әйтүенчә, билингваль укыту балаларга фәннәрне яхшырак үзләштерергә булыша. Чит телләрне дә өйрәнергә ярдәм итә. Баланың эрудициясен үстерә. Билингваль укыту  – балаларны ике телдә, фәннәрне туган һәм башка чит телдә укыту ул. Бу ысул балада иҗади потенциалны үстерергә булыша. Фәннәрне тиз һәм җайлы кабул итүдә ярдәм итә.

Профессор Руслан Бозиев тел бетсә, без дә бетәчәкбез, дип белдерсә дә, тәгаен генә бу мәсьәләдә чишү юлларын күрсәтмәде. Профессор, телнең үсеше  турында яхшы тарихи лекция үткәреп: «Туган телләрне мәктәпләрдә укытмасалар, тел генә түгел, милләт тә бу планетадан юкка чыгачак», – дип белдерде. Бер үк вакытта аерым телләрнең өстенлекләренә басым ясады, бу да аңлашылып бетмәде бераз. Сүз бит глобальләшү процессында ниндидер телләрнең юкка чыгуына кул чабып утыру турында гына бармый. Тарихи этапларда телне куллануның төрле чорлары булды. Югалтулар да, табышлар да бар. Әмма һәр республиканың үз телен саклау, халык буларак яшәү кыйммәтләре хакында кануннар төп законда да салынган. Безнең башка туган илебез юк, үз өебездә яшибез. Ә телне онытсак, халык буларак юкка чыгабыз, планета картасыннан сөртелеп үк атылачакбыз. 

Казахстан һәм Башкортстаннан килүчеләр дә үзләрендә булган туган телне саклау һәм үстерү буенча алып барган эшләрен сөйләп үттеләр. Кайбер программалар буенча без алардан алданрак барабыз, кайберсендә алардан үрнәк алырга була икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Һәрхәлдә, әлеге мәйданчык­та сөйләшеп фикер алышуның бернинди зыяны булмагандыр дип уйлыйм. Мәсәлән, Казахстанның үзендә генә дә 230 мең татар яши. Алма-Атада 45 мең татар. Татар совхозлары заманында гөрләп эшләп торган. Хәзер профессор Гөлнара Омарбекова сөйләве буенча, Казахстанның үзендә казах, рус һәм инглиз телләре буенча өч телне бердәй үстерү программасы эшләп килә. Телләрне өйрәнү буенча биредә сораштырулар да үткәрәләр. Күпчелекнең глобальләшү чорында туган телгә артык игътибар итмәгәне күренә. Дәүләт программалары эшләп торса да, халыкны телне өйрәтүгә һаман да өндәп торыр­га кирәк. Төп телләр кавеменә кертелмәгән башка телләргә нишләргә кала?!

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн дәресләре нигезендә 26 субъектта татар телен өйрәнүчеләр бар. 22 төбәктә туган телне өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшләп килә.  Республикабызда һәрбер милләткә үз телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Башкортстанда  исә 2016 елдан башлап республиканың Башкорт теле көне билгеләп үтелә. 14 декабрьдә ул Мифтахетдин Акмулланың туган көненә бәйле узды. Аннан, Башкортстанның Мәгариф министрлыгы белгече Рузалия Сафиуллина сөйләгәнчә, туган телгә игътибар  балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш. Мәктәпкә кергәч кенә татар хәрефләрен өйрәтә башлау дөрес түгел инде. Тел барыбер мәктәпчә яшьтән ачыла, формалаша. Гаилә тәрбиясен дә читкә куя алмыйбыз. Бер үк вакытта Башкорт­стан биш көнлек укуга күчү сә­бәп­ле, шимбә көннәрендә балалар  бер атнада төрле тематик дәресләр тыңлыйлар. Анда туган тел буенча да дәресләр алып барыла икән.

Туган тел турында борчылу һәркемдә  һәм һәр милләттә бар. Әгәр дә телебезне саклыйк, ул үлмәсен дисәк, без гел көрәшергә тиеш булып чыгабыз. 

Бигрәк тә Удмуртиядәге хәлләрдән соң туган тел сагында торучылар уйга калды. Чувашстан республикасыннан килгән Светлана Петрованың әйткән сүзләре һаман да колакта яңгырый. Бүген бик кызу темплар белән теге туган телне куллану кими бара. 2017 елда 80 процент ана теле буларак чуваш телен сайласа, 2018 елда бу сан 54 процент кына тәшкил иткән. Ә мәктәп­ләрдә укыту планы, дәресләр саны регионнарга нәкъ менә ата-аналарның гаризаларыннан саналып исәп­ләнелә. «Биш елдан соң нәрсә буласын да күз алдына китерү кыен. Телләрне саклап калуда дәүләт җаваплылыгы булырга тиеш. Моны әти-әниләргә һәм җәмәгатьчелеккә генә калдыру дөрес түгел», – диде ул. Иң беренче бу эшне балалар бакчасыннан башларга кирәклеген тагын бер кат искәртте ул. Әни теле бакчага китә, ә бакчада бала өйдә торганнан да күбрәк вакыт үткәрә. 

Телне саклау һәм яклау мәсьәлә­сендә проблемалар җитәрлек. Шунысы аңлашыла: туган телебез яшәсен өчен, һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Дәүләт дәрәҗәсендәге эшләр алып барылсын өчен дә ул түрә кеше туган телле булып тәрбияләнергә тиеш бит әле. Проблеманы конкретлаштырсак, туган телдә укыту өчен күп дәреслекләр кирәклеген дә искә төшерделәр. 

Туган тел димәктән, эш һәркемгә җитәрлек. Тел өчен эшләмәсәк, дөнья­да юкка чыга барган телләр кебек, туган телнең дә бетү ихтималы зур.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading