16+

Телефон номерлары үзгәрде

Бу атна башыннан, ягъни 2014 елның 27 гыйнварыннан, Россиядә кичектергесез хезмәтләрнең телефон номерлары үзгәрде. Хәзер янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны, полицияне, ашыгыч медицина ярдәмен һәм газ хезмәтләрен чакырту өчен, элеккеге номерлар алдыннан 1 санын өстәргә кирәк.

Шулай итеп, янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакырту өчен - 101, полицияне - 102, ашыгыч ярдәмне - 103, газ хезмәтен чакырту өчен 104 номерын җыясы. Моны исә стационар һәм мобиль телефоннардан да башкарырга була. Номерлар бөтен ил буенча һәм телефон элемтәләренең барлык операторларында да гамәлдә булачак. Әлегә исә, гражданнарның уңайлыгы өчен элеккеге номерлар буенча да - 01, 02, 03 һәм 04кә дә шалтыратырга мөмкин, ләкин алга таба алар кулланылыштан төшеп калачак.
Моннан тыш, электрон дәүләт хезмәтләре буенча консультация алу өчен, бердәм 115 номеры кертелә.
Узган елны гамәлгә кергән кичектергесез хезмәтләрнең бердәм номеры, ягъни 112 эшләвен дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading