16+

Телгә мәхәббәт мәчеттән дә башлана ала

Россиянең дин иреге турында законы нигезендә мәчетләр каршында курслар уздырырга рөхсәт бирелгән. Татарстанда 1500 мәчетнең 700ләбендә мәчетләр каршында курслар бара. Анда ислам дине нигезләре белән беррәттән, башка дәресләр дә кертелә. Шулар арасында татар теле һәм татар тарихы да бар.

Телгә мәхәббәт мәчеттән дә башлана ала

Россиянең дин иреге турында законы нигезендә мәчетләр каршында курслар уздырырга рөхсәт бирелгән. Татарстанда 1500 мәчетнең 700ләбендә мәчетләр каршында курслар бара. Анда ислам дине нигезләре белән беррәттән, башка дәресләр дә кертелә. Шулар арасында татар теле һәм татар тарихы да бар.

Республиканың барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаячак әлеге курслар дүртенче тапкыр уздырыла. Ул 1 октябрьдән оештырылачак.
– Моннан ун ел элек Россия ислам университеты каршында “Без – татарлар” дигән проект башлап җибәргән идек. Ислам динен өйрәнергә теләүчеләр күп. Дини дәресләр белән беррәттән, татар телен өйрәнүне дә максат итеп куйдык. Тел милләтебезне, динне саклап калучы бер фактор булып тора. Милли аң бар. Ул кызыклы проект булып чыкты, теләүчеләр бик күп булды. Аларның күбесендә татар теле белән кызыксыну беренче планга чыкты. Шуңа күрә без бу проектны Диния нәзарәтендә дә дәвам итәргә булдык. Моннан ике ел элек без аны ун мәчеттә пилот-проект итеп башлап җибәргән идек, – дип сөйли Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге эшнең башлангычы хакында. – Быел октябрьдән проектның яңа этабы башлана. Без аны быел республиканың йөз мәчетендә уздырырга булдык. Күбесе Казанның 44-45 мәчетендә оештырылачак. Шулай ук Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш һәм башка мәчетләрдә укытулар булачак.

Россиянең дин иреге турында законы нигезендә мәчетләр каршында курслар уздырырга рөхсәт бирелгән. Татарстанда 1500 мәчетнең 700ләбендә мәчетләр каршында курслар бара. Анда ислам дине нигезләре белән беррәттән, башка дәресләр дә кертелә. Шулар арасында татар теле һәм татар тарихы да бар.

Казандагы “Әниләр”, “Ярдәм”, “Кабан арты”, “Тынычлык”, “Гаилә” мәчетләрендәге алган укыту тәҗрибәсе алга таба да дәвам ителәчәк. Мәчетләрдә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр уза. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы алты ай булачак, ягъни укулар 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Тәҗрибә буенча алар кичке сәгатьләргә, ял көннәренә туры килә.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, тел белгечләре, укытучылар җитәрлек. Моңарчы өч айлык курслар булса, хәзер әлеге курсларда алты ай дәвамында белем тупларга була. Укыту процессында Татарстанның Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрияты тарафыннан Россия ислам университеты белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслекнең төзәтелгән басмасы файдаланылачак. Шушы көннәрдә әлеге уку әсбабы камилләштереп, 2500 данә тираж белән нәшер ителгән. Узган ел әлеге курсларны мәчетләрдә 436 кеше тәмамлаган. Барлыгы әлеге курсларны 1327 кеше узган.

Курсларны тәмамлаучыларның 40 проценты катнаш гаиләләрдән, 20 проценты башка милләт вәкилләре, 40 проценты – татарлар. 

– Татар теле белән татарлар гына түгел, башка халыклар да кызыксына. Бу бик яхшы күрсәткеч дип әйтер идем. Татарстанда яшәгәч, татар телен өйрәнү кирәк дип саныйлар. Бүген иң мөһиме – татар телен башлап өйрәнүчеләргә багышланган курсларны дәвам итү. Өч-дүрт еллык тәҗрибәне кулланып, телне өйрәнүгә ихтыяҗны белеп, яңа дәреслекләр дә бастырып чыгардык. Дәреслекләр таратылды. Татар телен белү мөһим. Татар телле булмаган имамны беркая да эшкә алмыйлар, – дип сөйли Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Татар телен өйрәнү әлифба өйрәнүгә генә кайтып калмый. Татар телен камилләштерү өчен рухи мирасны файдалану, бигрәк тә әдәби рухи мирасны өйрәнү мөһим. Күбесе дини әдәбият буларак өйрәнелмәгән дә әле. Россиядә тел сәясәте шактый четерекле мәсьәләгә әйләнде. Мәктәпләрдә татар телен укыту кыскартылу бәйле дә үзгәрешләр күп булды. Телгә мәхәббәт урынына, телдән дә читләштерүләр дә булды дип әйтергә мөмкин. Хәзер элеккеге методика белән генә эш бармый. Телгә кызыксыну булдыру мөһим. Мәчет каршындагы татар теле курслары да башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз. Үзләре теләп килгәннәр өчен нәтиҗәсе дә яхшы булачак. Укыту бушлай. Белем алырга теләүчеләр якындагы мәчетләргә мөрәҗәгать итеп, языла ала.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading