Шәһри Казан

«Телләр белгән – илләр гизгән»

Милләте буенча Елена - рус кызы. Гаиләсендә татарлар бөтенләй юк. Ләкин кыз кечкенәдән татар телен үз иткән. IX сыйныфта үзлегеннән татар телен өйрәнә башлаган. Беренче әсәре - Рабит Батулланың «Сөембикә кыйссасы». Елена Сорокина инде сигезенче ел Казан шәһәренең 40нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. - Телләр белгән - илләр...

Милләте буенча Елена - рус кызы. Гаиләсендә татарлар бөтенләй юк. Ләкин кыз кечкенәдән татар телен үз иткән. IX сыйныфта үзлегеннән татар телен өйрәнә башлаган. Беренче әсәре - Рабит Батулланың «Сөембикә кыйссасы». Елена Сорокина инде сигезенче ел Казан шәһәренең 40нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
- Телләр белгән - илләр гизгән, ди халык мәкале. Телләр өйрәнү дөньяга карашны киңәйтә, яңа дуслар табарга булыша. Мәктәптә укыган чакта ук татар кызлары белән аралашып үстем. Бергәләшеп татар жырларын тыңлый, татар спектакльләренә йөри идек. Остазларым да яхшы кешеләр иде, аларның да тәэсире булгандыр, - дип сөйли ул.

Мәктәптә укыган чакта ук кыз татар теленнән төрле олимпиадаларда катнаша, татар әдипләренең әсәрләрен укый, аңламаган сүзләрне сүзлектән табып өйрәнә. Кызларының татар теленә тартылуына әти-әнисе башта гаҗәп­ләнеп караса, соңрак хуп­лыйлар. Елена Казан дәүләт федераль университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында көндезге бүлектә белем ала. Татар телен ныграк үзләштергән саен, үзе өчен яңалык ача бара. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте, тел үзенчәлекләре кызыксындыра аны.

Тел өйрәнүдә ул үзенчәлекле алымнар кулланырга тырыша. кай­чандыр үзе дә үҗәтләнеп татар телен өйрәнгәнгә, балалар белән уртак телне тиз таба. Татар телен өйрәнүче рус балаларының да психологияләрен аңлап эш итә.

- Рус телле балалар өчен аралашу технологиясенә нигезләнгән дәреслекләр кулайрак дип саныйм, татар телен укытканда, грамматиканы да, башкасын да кызыклы, укучы өчен мавыктыргыч итеп бирү мөһим. Балалар арасында татар теленә караш төрле. Минемчә, телләргә мөнәсәбәт сабыйда балачактан ук формалаша. Бу мәсьәләдә әти-әнинең, укытучыларның да роле зур. Шуңа да без балаларыбызны кечкенәдән толерантлыкка өйрәтергә тиеш. Һәрберебез өчен Туган тел көне тынычлык, дуслык, бердәмлек бәйрәме булсын! - ди Елена Сорокина.

1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирүне күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.

Реклама

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 май 2018 - 17:00
    «Китапханә паркта» проекты старт ала Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә узачак чаралар турында журналистларга китапханә директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев сөйләде.
    20
    0
    0
  • 16 апрель 2018 - 10:23
    Корица белән бал кушылмасы яман шештән саклый Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.
    888
    0
    2
  • 16 апрель 2018 - 11:14
    «Нәни кулы белән бармагымны эләктереп алгач, җиңәчәгебезне аңладым» 2016 елда Татарстанда 110 мең бала вакытыннан алда туган. Бүген медицина алга киткән заманда, җитлекмичә дөньяга килгән сабыйларны тәрбияләү мөмкин эш. Республика клиник хастаханәсендә 460 граммлы булып туган баланың да гомерен саклап кала алганнар иде. Мондый үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләү турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар бүлеге җитәкчесе неонатолог Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.
    714
    0
    1
  • 16 апрель 2018 - 12:09
    Гади ихлас балачак, кайда син? Оныгыма мәктәпкә макулатура алып килергә кушканнар. Өй бетереп, кирәкмәгән кәгазь эзлибез, ди кызым. Хәзер кытлык заманы түгел, бөтен әйберне дә табып була, мин әйтәм.
    496
    0
    3
Ночной режим