Шәһри Казан

Тимур Ногманов банк лицензиясе алыну сәбәпле бәладә калган эшмәкәрләргә аңлатма язды

Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов банк лицензиясе алыну сәбәпле бәладә калган эшмәкәрләргә мәгълүмати ярдәм бирү йөзеннән, үзенең Инстаграм аккаунтында аңлатма язды.

Реклама

Закон нигезендә, оешма бөлгенлеккә төшкән очракта, кредиторлар компенсация алырга хокуклы. Тимур Ногманов язганча, кредиторлар реестры автомат рәвештә формалашмый, эшмәкәр шәхсән гариза тапшырырга тиеш.

Үзәк банк тарафыннан лицензияләре алынган "Татфондбанк", "Интехбанк", "Анкор банк"ның эшмәкәр клиентларына кредиторлар реестрына эләгү өчен түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк:
1. Эшмәкәрләр советы сайтында (http://sovet.tatarstan.ru/faq/) бланк алырга һәм аны тутырырга;
2. Гаризаны почта аша вакытлыча хакимият (Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (Агентство страхования вкладов), Мәскәү шәһәре, Высоцкий урамы, 4 йорт) адресына җибәрергә яки банкның үзәк офисына китерергә;
3. Гаризага банк белән мөнәсәбәтләрне бәйләгән документны беркетергә (бу банк хисабы яки калган сумма турындагы белешмә кәгазе булырга мөмкин);
Вакытлыча хакимият 30 көн эчендә ресстрга кертү яисә кертмәү турында карар кабул итәргә тиеш.
Тулырак мәгълүматны 203-29-08 телефоны буенча белергә була.
"Татар-информ"
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    307
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    445
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    809
    0
    2