16+

«Тормышны чагылдыру – безнең төп максат»

Үзенең гомерен театр дигән сихри дөньядан башка күз алдына китерми ул. Кайсы гына коллективта эшләмәсен, әлеге режиссер эшләгән театрга халык яратып йөри. Сүзебез Россиянең халык артисты, Татарстанның, Башкортстанның, Төньяк Осетиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Халыклар дуслыгы», «Почет билгесе», «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнарына лаек булган милләттәшебез...

«Тормышны чагылдыру – безнең төп максат»

Үзенең гомерен театр дигән сихри дөньядан башка күз алдына китерми ул. Кайсы гына коллективта эшләмәсен, әлеге режиссер эшләгән театрга халык яратып йөри. Сүзебез Россиянең халык артисты, Татарстанның, Башкортстанның, Төньяк Осетиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Халыклар дуслыгы», «Почет билгесе», «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнарына лаек булган милләттәшебез...

7 нче сыйныфтан соң, балаларга 30 чакрым ераклыктагы авылга барып уку җиңел булмый, билгеле. Шуңа күрә егерме укучыдан Рифкат белән тагын бер сыйныфташы гына урта мәктәпне тәмамлый. Ул чакта Казан дәүләт университетында белем алган тарих укытучысы егеттә үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияли. Әмма аны сәнгать ныграк үзенә тарта. Артист буласы килү теләге белән, ул Стәрлетамак театр училищесына китә. Уфада шундый уку йорты ачылгач, анда юл тота. Аннан соң М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрына килгәч, артист буларак, берсеннән-берсе кызыклы рольләр тудыра ул. Егет һәрвакыт белемгә омтыла. Шуңа күрә аның Мәскәүдәге театр сәнгате институтында белем алуы да очраклы түгел. Шунда кергән чакта бер педагог аннан: «Башкортстанда аюлар бармы?» - дип сорый һәм аю белән очрашу этюдын күрсәтергә куша. Аңа әлеге күренешне күрсәтү авыр булмый, чөнки ул үзе дә әлеге җанвар белән күзгә-күз очрашу мизгелләрен беркайчан да онытмый.
Бервакыт Рифкат үзенең дусты белән урман аша 8 чакрым ераклыктагы авылга велосипедта кызлар янына китә. Үзе белән гармунын да ала. Иптәше аның велосипедын алып иртәрәк кайтып китә. Рифкат берүзе җәяүләп кайтып барганда, каршысына аю килеп чыга. Егет бер агач төбенә утыра да гармун уйнарга керешә, суза-суза уйнавыннан гармуны ертылып бетә. Артына борылып караса, аю аның янында басып тора икән. Килеп үзенә ташлануыннан куркып, шабыр тиргә бата ул. Бәхетенә, гармун тавышы егеткә ярдәм итә, бераздан аю борылып китеп бара. Әнә шул чакта күргән җанварны булачак артист имтихан вакытында күрсәтеп бирә.
Бүген Рифкат Исрафилов үзе дә педагог. Ул Оренбург сәнгать институты профессоры. Аның эшчәнлеге белән якыннанрак танышыйк әле.
- Рифкат Вәкилович, Татарстаннан читтә, кечкенә бер авылда үскән татар баласына шундый талант каян килде икән.
- Кеше үз һөнәрен яхшы белеп эшләргә тиеш. Режиссермы ул, башка һөнәр иясеме, аның милләте роль уйнамый. Минемчә, беренче урында профессиональлек. Әгәр сине актерлар кабул итә икән, димәк, үз һөнәрең белән аларны кызыксындырасың дигән сүз. Эшләгәндә 95 процент хезмәт сөючәнлек булса, 5 проценты таланттан тора, дип уйлыйм.
- Сезнең исемне ишетүгә, заманында М. Гафури исемендәге театрда куелган «Галиябану», Тапшырылмаган хатлар», «Галия», «Озак-озак балачак» спектакльләре күз алдына килә. Аларны Казан тамашачысы әле дә онытмый. Сез сәхнәләштергән «Бибинур, ах, Бибинур» спектакле өчен үзегез Уфадан киткәч тә, гафурилылар Россиянең Дәүләт бүләгенә лаек булган иде. Бүгенге көндә үзегезне берәр милли театрдан шундый спектакльләр куярга чакырганнары юкмы?
- Мине Ижевскидан, Башкортстаннан, сездәге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан да чакыралар. Ләкин зур коллективны җитәкләгәч, каядыр еракка ташлап китеп булмый. Үз урынымда эшләп торучы режиссер юк, шуңа күрә аларны озакка калдырасы килми. Дөрес, Мәскәүгә барып рус театрларында спектакльләр куеп кайткалыйм.
- 150 еллык тарихы булган Оренбург рус драма театрында режиссер булуның нинди кыенлыклары бар? Бүген татар драматургиясендә сайлап алырлык әсәрләр юк, диләр. Сездә дә кытлык сизелмиме?
- Бу яктан рус театрында эшләү җиңелрәк. Чөнки синең алда дөнья әдәбияты, җирле авторлар бар. Без һәркайсын куябыз. Милли театрларда драма әсәре табу кыенрак. Сәхнә лаеклы әсәр таләп итә. Драматургия ул - бик катлаулы жанр.
- Кую өчен пьеса сайлаганда бигрәк тә нәрсәгә игътибар итәсез?
- Иң мөһиме - темасы кызыклы, бүгенге көн өчен актуаль булырга тиеш. Мәсәлән, А.Чеховның «Три сестры» әсәре әле кичә генә язылган сыман.
- Бүген театр сәнгатендә «Исрафилов мәктәбе» бар дип әйтергә мөмкинме? Аның алымнары нидән гыйбарәт?
- Мин аны «Исрафилов мәктәбе» дип әйтә алмыйм. Рус-психология мәктәбенә нигезләнеп эшлим мин. Безне ГИТИСта остазларыбыз шулай укытты. Биредә Марсель Сәлимҗанов та шуңа таянып эшләде. Чуваш, казах театрлары да әлеге алымнар белән эшли. Аның нигезендә эзләнүләр ята. Юнәлешләре генә төрлечә булырга мөмкин. Гади генә әйтсәк, тормышны, кеше язмышын чагылдыру төп максат булып тора.
- Сез театрның уртасында кайнаучы кеше. Артистлар арасында аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга торгандыр...
- Театрда беркайчан конфликтларсыз булмый. Үпкә белдерүчеләре дә бардыр. Әгәр кешедә артистлык сәләте бар икән, аны күрмичә ярамый.
- Педагог буларак студентларга куйган таләпләрегез...
- Мин алар белән икенче курста А. Чехов әсәрләре буенча эшлим. Үзем өчен рус әдәбиятында аннан яхшы язучы юк, дип уйлыйм. Аның хикәяләрен укыганнан соң студентлар да әйбәт якка үзгәрә.
- Студентларыгыз арасында укуларын тәмамлагач татар театрларына китүчеләр бармы?
- Әйе, кайбер артистлар Уфаның «Нур», М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрларында уңышлы гына эшлиләр.
- Сезнең коллектив соңгы вакытта Франциядә, Россиянең күп шәһәрләрендә гастрольләрдә булган. Казанга нинди хисләр белән киләсез?
- Казан тамашачысы минем өчен иң якыны. Чөнки минем беренче гастрольләрем башкорт театры белән Казанда башланды. Безне яратып калдылар. Бу юлы да яратырлар, дип уйлыйм.
- Бүген сезгә тамашачы җыю ничек?
- Ул яктан без зарлана алмыйбыз. Залларыбыз һәрвакыт диярлек тулы була.
- Бездә төрки театрларның - «Нәүрүз», Башкортстанда «Туганлык» фестивале узса, Оренбургта «Гостиный двор» үтә торган иде. Анда кемнәр катнаша?
- Ул фестивальдә Европа-Азия илләреннән театрлар катнаша. Без тематиканы чикләмибез. Бары тик яхшы спектакльләр генә куелсын. Анда татар, башкорт театрлары да чыгыш ясый.

Фәрит БИКЧӘНТӘЕВ, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе: «Мин 70 нче елларда Рифкат Исрафилов куйган спектакльләрдәге җырларны акылдан язарлык булып тыңлый идем».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading