16+

Тормышның матур яклары турында күбрәк языйк!

Татарстан, элеккечә үк, иң күп укый торган төбәкләр исемлегендә. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Тормышның матур яклары турында күбрәк языйк!

Татарстан, элеккечә үк, иң күп укый торган төбәкләр исемлегендә. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Басма продукциянең киң таралышы - шәһәр һәм төбәкнең югары үсеш алганлыгын күрсәтүче бер билге. Шуңа күрә, Россиянең әйдәп баручы төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнеп, Татарстанда басма массакүләм мәгълүмат чараларын медиаүзәкләр челтәре аша тарату проекты эшләнелгән. Хупланган очракта, аны башта Казанда, аннары республикада тормышка ашыру күздә тотыла. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов шулай дип белдерде. Медиаүзәкләрнең асылын бушлай WI-FI; торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәм штрафларны түләү; газета, журнал, китап һәм башка басма продукция сату; абунә буенча электрон хезмәтләр һәм башкалар тәшкил итәчәк.
«Казанда узган Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чорында «Татмедиа» ААҖ һәм «Татмедиа» республика агентлыгы үзен җитди яктан күрсәтә белде», - дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиядә ясаган чыгышында. «Без нәрсә генә эшләсәк тә, бу хакта мәгълүмат булмаса, аның нәтиҗәлелеге күренмәячәк. Бу эш бик югары дәрәҗәдә оештырылды», - дип, «Татмедиа» агентлыгы эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Рөстәм Миңнехановның чыгышында яңгыраган: «Теләсә нинди мәгълүмати ресурс кызыклы һәм профессиональ әзерләнгән булырга тиеш», - дигән сүзләрне алга бурычлар билгеләү дисәк: «Белем бирү үзәкләрен, стажировка, чит илләрдә укыту кебек мөмкинлекләрне исәпкә алып, кадрлар белән эшчәнлек көндәлек төстә, төгәл, калыпка салынган булырга тиеш. Бу мәсьәләдә җитешсезлекләребез бар», - диюен кисәтү дип аңларга кирәк. Татар телен белүче кадрларга кытлыкны бетерү юнәлешендә Журналистлар берлегенең җаваплылыкны үз өстенә алырга тиешлеген дә ассызыклады ул. «Журналистны инглиз, рус һәм башка телләрдә дә эшләргә өйрәтергә була, әмма татар теле - бу безнең бурыч. Әлегә ул безнең зур кимчелегебез», - диде Президент.
Рөстәм Миңнехановны журналистларның позитив вакыйгалар турында аз язуы борчыганы да билгеле булды. «Федераль каналның кайсын гына ачсаң да, бер генә уңай яңалык та ишетмисең. Хезмәт кешесенә дан җырлау һәм башка позитив мәгълүмат та юк диярлек. Без начарлык турында шулкадәр күп сөйлибез», - дип, Татарстан журналистларын уңай вакыйгаларга ныграк игътибар итәргә, республикада гамәлгә ашырылучы проектларны күбрәк яктыртырга өндәде ул. Ә хакимият игътибар итәргә тиешле проблемалар турында чаң сугу мөһим.
PS. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада 381 газета, 170 журнал теркәлгән. Аларның 156сы - татар телендәге газета-журналлар, чуаш телендә - 5, удмурт телендә - 1, керәшеннәр өчен 1 газета чыгып килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading