16+

ТӨРКИ ТЕЛДӘГЕ КИТАПЛАРНЫҢ КҮПГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ

XXI гасыр интернет, телевидение заманасы булса да, бүгенге көндә дә әле китапларга ихтыяҗ зур. Нәрсә генә дисәк тә, рәхәтләнеп китап укуга ни җитә! Ә бит әлеге могҗизаны, кешелек тарихындагы иң зур ачышларның берсен уйлап тапканчы, күпме гасырлар кирәк булган?! 17-18 октябрь көннәрендә Казанда, ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы теләктәшлеге белән, төрки телдәге...

ТӨРКИ ТЕЛДӘГЕ КИТАПЛАРНЫҢ КҮПГАСЫРЛЫК ТАРИХЫ

XXI гасыр интернет, телевидение заманасы булса да, бүгенге көндә дә әле китапларга ихтыяҗ зур. Нәрсә генә дисәк тә, рәхәтләнеп китап укуга ни җитә! Ә бит әлеге могҗизаны, кешелек тарихындагы иң зур ачышларның берсен уйлап тапканчы, күпме гасырлар кирәк булган?! 17-18 октябрь көннәрендә Казанда, ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы теләктәшлеге белән, төрки телдәге...

Нәкъ менә әлеге конференциядә төрки телләрдә китаплар тарихы турындагы бик күп сорауларга җавап табып булачак. Конференция Татарстан Фәннәр академиясе башлангычы белән үткәрелә. Шул уңайдан, әлеге төп оешманың баш гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллинадан бу чараны үткәрергә алыну тарихы белән кызыксындык. «Конференциягә әзерлек инде күптәннән башланды. 2007 елда ул вакыттагы Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә Германиянең Саксония җирендә Иероним Мегизерның грамматикасын бүләк иттеләр. Әлеге китап ТР Фәннәр академиясенә экспертизага бирелде. Бу грамматика мәсьәләсе буенча галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында сөйләшүләр уздырылды. Нәтиҗәдә грамматиканы фәнни әйләнешкә кертү һәм тәрҗемә итү турында карар кабул ителде. И.Мегизер грамматикасының төрки телле халыкларның уртак китабы икәне билгеле булды.
Татар басма китабы тарихчысы, мәшһүр галим Әбрар Кәримуллин хезмәтләрендә дә төрки язма һәм басма китаплар турында бай мәгълүмат бар. Ул И.Мегизер хезмәтен дә телгә ала. Әмма ул китапны күзәткән, өйрәнгән кеше юк иде. Шуңа күрә әлеге грамматиканы яңадан тикшерү, карау ихтыяҗы яшәп килде.
Конференциядә төрки телдәге китаплар турында әтрафлы сүз алып барачакбыз. Аңа без төрки халыкларның басма һәм язма китаплары тарихына аерым бер ачыклык кертә торган җыен итеп карыйбыз. Мондый чараның инде күп еллар уздырылганы юк иде. Киләчәктә без аны 3-5 ел саен үткәрергә дип тәкъдим итәргә уйлыйбыз.
И.Мегизер хезмәтенең укучыга нәкъ менә быел барып ирешүе дә зур символик мәгънәгә ия. Республикабызда 2012 ел Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Әлеге грамматика фәнни-мәдәни мирасның бер өлеше булып тора. Без аны галимнәр дә, кызыксынган һәр кеше дә укый алырлык итеп - чыганакны да, татар һәм рус телләренә тәрҗемәне дә бер китап эчендә бастырып чыгардык. Алга таба шундый яхшы сыйфатлы, файдаланырга кулай басмалар әле күп булыр», - диде ул.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйткәнчә, конференция катнашучыларның күплеге һәм аларның күптөрле илләрдән булуы белән аерылып тора. Анда чыгыш ясаучылар арасында Төркия, Литва, Украина, Әзәрбайҗан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан, шулай ук Калмык, Тыва һәм Башкортстан республикаларыннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр бар. Конференциядә төрки телле китапларның тарихы, төрки телдәге беренче басма һәм кулъязма китаплар, көнчыгыш телләрдәге китапларны бастыру тарихында Казанның роле һ.б. кызыклы проблемалар үзәктә торачак.
Ким Миңнуллин таныштырып киткәнчә, конференция алдыннан институт өч китап нәшер иткән. Алар: Иероним Мегизерның яңадан бастырып чыгарган «Төрки тел нигезләре» хезмәте, «Төрки телле китап: гасырлар хәзинәсе» һәм «Татар китабы: тарихи сәхифәләр» җыентыклары.
400 еллык тарихы булган китап
И.Мегизерның хезмәте - төрки телләр грамматикасы буенча беренче басма китап. Ул моннан нәкъ 400 ел элек Лейпцигта нәшер ителә. Һәм нәкъ менә быел әлеге китапны яңадан бастырып чыгаралар (Әзерләүчеләр: Ф.Ш. Нуриева,
М.М. Петрова, М.М. Сөнгәтуллина - «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 288 бит).
Бу уңайдан Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйткән сүзләргә игътибар итик: «Китап бастыру һәрвакыт җитди вакыйга булып тора. Иероним Мегизерның моннан дүрт йөз ел элек Көнбатыш Европада төрки телләрне өйрәнүгә этәргеч биргән «Institutiones lingvae Тurcicae» («Төрки тел нигезләре») дигән хезмәте исә аеруча игътибарга лаек.
Мегизер грамматикасы 1612 елда Лейпцигта XVIII гасыр ахырына кадәр Европада фән теле ролен үтәгән латин телендә басылып чыга. Төрки текстның гарәп хәрефләре белән җыелган беренче үрнәге булган әлеге басманың дөнья күрүе үз заманында зур тарихи вакыйгага әверелә.
Иероним Мегизер китабының репринт басмасын чыгару идеясен тормышка ашыруга Татарстан Республикасының халыкара мәйданда элемтәләре киңәю, атап әйткәндә, татар тарихына һәм мәдәниятенә караган документларны, кулъязма һәм басма китапларны республикага кайтару турында Татарстан Республикасы белән Бәйсез Саксония дәүләте арасындагы Коммюникега кул кую мөмкинлек бирде. Татарстан ягыннан хөкүмәтара документны беренче Президентыбыз М.Ш.Шәймиев имзалаган иде.
Бу проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсе хезмәткәрләре, Германиядә яшәүче ватандашларыбызның тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды.
Китап төрки ядкарьләрнең урта гасырлар катламын өйрәнүдә яңа сәхифәләр ача. Ышанып әйтә алам, Иероним Мегизер хезмәте төрки телләр тарихын өйрәнүдә белгечләребез өчен ышанычлы һәм бай чыганак булачак, ә китап сөючеләр дүрт гасыр чиген кичкән кыйммәтле мәдәни һәйкәлне үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешәчәк, шулай ук халык акылы хәзинәләренең зирәк үрнәкләрен табачак».
Мегизер грамматикасының кереш сүз авторы һәм фәнни редакторы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты профессоры, филология фәннәре докторы, Россия тюркологлары комитеты рәисенең урынбасары Дмитрий Михайлович Насилов та Татарстан филологларының Мегизер грамматикасын яңадан бастырып чыгаруга әзерләвенең Россия тюркологиясе үсешендә әйтеп бетергесез зур өлеш кертүен ассызыклый. «Шундый зур эшкә алынган Казан тел галимнәренә рәхмәт әйтергә кирәк. Бу хезмәт төрки телләрне өйрәнүдә яңа зур адым булыр дип ышаныйк. И. Мегизер грамматикасы - 340 биттән торган басма. Китапның беренче бүлеге фонетикага багышланган. Биредә гарәп-төрки алфавитына гомуми характеристика бирелә. Хезмәтнең икенче өлешендә сүз төркемнәре һәм грамматик категорияләр тикшерелә. Өченче өлеш хрестоматия материалларыннан гыйбарәт. Монда төрле күнегүләр, төрки телләрдән йөзләгән мәкальләр, хикмәтле сүзләр һ.б. урын ала. Грамматиканың соңгы бүлегендә ике сүзлек бар: латин-төрки һәм төрки-латин», - ди ул.
«Татар китабы: тарихи сәхифәләр»
Төрки-татар басма сүзенең тарихына багышлап уздырыла торган конференция алдыннан дөнья күргән икенче китапның исеме шулай атала. (Төзүчеләр: Р.М. Кадыйров, Я.М. Абдулкадыйрова). Җыентыкның кереш өлешендә билгеләп үтелгәнчә, ул татар басма китабы тарихының төрле чорларын, анда, милли матбага үзәге буларак, Казан тоткан рольгә багышланган төрле хезмәтләрне яки алардан өзекләрне үз эченә ала. Җыентыкта кулъязма һәм басма китапның үзара дәвамчанлыгы, бәйләнеше хакында М. Госманов мәкаләсе бирелә. Шунда ук татар басма китабы тарихчысы Ә. Кәримуллинның тирән эчтәлекле хезмәте аерым урын били. Нәкъ менә ул басма китапчылыгыбызның башлангыч һәм аннан соңгы чорлары турында иң тулы мәгълүматны туплаган.
М. Глуховның Совет чорында татар китабын нәшер итүнең торышын һәм үзенчәлекләрен тасвирлаган мәкаләсе дә күзәтүләргә, саннарга һәм фактларга бай. Танылган график-рәссам Э. Зарипов исә, татар китабының бизәлеш үзенчәлекләрен күрсәтү белән бергә, төрле буын иҗатташларының эшчәнлегенә игътибарны юнәлтә. «Татар китабы: тарихи сәхифәләр» җыентыгында балалар китабы һәм татарчага тәрҗемә итеп бастырылган әсәрләр, җыр мирасының китап битләрендә чагылу үзенчәлекләре, мәктәп дәреслекләрен нәшер итү, китапханәләр эшчәнлеге, Казан наширләренең кардәш төрки халыкларга булышлыгы, гарәп телендәге китапларның татар рухи тормышында тоткан роле һ.б. мәкаләләр урын алган. Җыентыкның үзенчәлеге һәм максаты - халкыбызның рухи тормышында җитди урын тоткан галиҗәнап китап язмышын өйрәнүдә галимнәребез тарафыннан эзлекле һәм күпьяклы эшчәнлек алып барылуын раслау, төрле чыганакларда «чәчелеп» яткан теоретик һәм фактик мәгълүматны бер тупламга җыеп бирү, дип әйтелә китапның кереш өлешендә.
Гасырлар хәзинәсе
Өченче җыентык «Төрки телле китап: гасырлар хәзинәсе» дип атала (Төзүчеләре: Ф.Х. Миңнуллина, Л.Ш. Бәдретдинова). Биредә төрки телле китап тарихына багышланып уздырылачак халыкара фәнни-гамәли конференциянең материаллары тупланган. Мәкаләләрдә төрки телдә язылган кулъязма һәм басма китапларның рухи һәм матди тормышыбызда, мәгариф системасында тоткан урыны ачыклана, аларның эчтәлеге, бизәлеше, жанр үзенчәлекләре билгеләнә. Җыентыкның кереш өлешендә үк төрки телле халыкларда китап барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелә. Анда язылганча, борынгы төркиләр моннан мең ярым еллар элек үк язулы халык булганнар, язу өчен рун хәрефләреннән файдаланганнар. Ислам дине белән бергә, төрки халыкларга гарәп язуы килгән.
Борынгы Болгар чорында ук татарларда китап культурасы формалаша, китап язып һәм күчереп көн күрүче хаттатлар барлыкка килә. Безнең бабаларыбыз дин, сәүдә, илчелек эшләре белән Шәрыкның зур мәдәният үзәкләренә, Һиндстанга, Кытайга һәм гарәп илләренә йөргәндә, кыйммәтле мал буларак, китаплар да алып кайтканнар. Төрки халыкларның мәгариф, фән һәм әдәбият үсешенә дә китапчылык гаять зур йогынты ясаган. XX гасырны исә без хаклы рәвештә татар китабы гасыры дип тә атый алабыз. 1905 елның 17 октябрь манифесты чыгу белән, Казан, Мәскәү, Петербург, Оренбург, Уфа, Әстерхан, Троицк, Стәрлетамак, Самара һәм Россиянең татарлар яши торган башка шәһәрләрендә бер-бер артлы татар басмаханәләре ачыла башлый. Китап галиме академик Ә. Кәримуллин язганча, әгәр XIX гасыр ахырында елына 60тан алып 170кә кадәр исемдә татар китабы басылып килсә, 1905 елгы революциядән соң, 400-500әр исемдә китап дөнья күрә башлый. Революциягә кадәр татар китабы, тиражы буенча, рус китабыннан гына калыша.
Татар китабының киң таралыш алуыннан без милләтебезнең ни дәрәҗәдә югары мәгърифәткә ия булганлыгын да билгели алабыз.
Китап тарихы халык тарихыннан аерылгысыз, аның рухи мирасының нигезен тәшкил итә. Һәм шуңа күрә кулъязма һәм басма китап хәзинәбезне барлау, аны өйрәнү бик мөһим.
Конференция кунаклары
Конференциядә ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Төрек Республикасы Консулы Сабри Тунч Ангылы кебек мәртәбәле кунакларның булуы көтелә. Шулай ук 10 елдан артык Төркиядә Тел корылтаен җитәкләгән һәм төрки дөньяда киң танылган галим, профессор Акалын Шюкрю Халюк та катнашачак. Төрек академиясеннән (Казахстан, Астана) Куныпия Алпысбаев һәм Ырысбай Абдужаппаров кебек, Әзәрбайҗан Фәннәр академиясенең Физули исемендәге кулъязмалар институты гыйльми сәркатибе Али Алиев җитәкчелегендә килгән галимнәр - филология фәннәре докторлары Мохсун Нагисойлу һәм Акрам Багиров, Германиядә яшәп, андагы архивлардан халкыбыз тарихына кагылышлы бай материалларны эзләп табу өлкәсендә эшләүче милләттәшебез Нәсүр Юрушбаев һ.б.ның чыгыш ясавы көтелә.
Чарада Казан галимнәре - ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы М.И.Әхмәтҗанов «Татар китабының иң тәүге үрнәкләре турында», филология фәннәре докторы, профессор Ф.Ш.Нуриева «И.Мегизер грамматикасы - тюркология тарихын өйрәнүдә мөһим чыганак» дигән темага чыгыш ясаячак.
Төрки-татар басма тарихы гаять бай һәм кызыклы. Әлеге конференциядә моңа тулысынча инанырга була. Биредә яңгыраган чыгышлар, китаплардагы материаллар татар басма китабы тарихын алга таба өйрәнү һәм тикшерүгә җитди этәргеч һәм нигез булачагы шиксез.

Конференция кунаклары белән якыннанрак танышу максатыннан һәм аларның нинди тема өстендә эшләүләрен белү өчен, кунакларның үзләренә мөрәҗәгать иттек. Җаваплар белән сезне дә таныштырып китәбез
Татьяна Александровна АНИКЕЕВА, Мәскәүдән, филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре:
Минем чыгышым XIX гасыр төрки литографиянең (бастыру ысулы) кулланылыш һәм бизәлеш үзенчәлекләренә багышлана. Хәзерге Россия тюркологиясендә бу әле бик аз өйрәнелгән тема. Ул мине шунысы белән җәлеп итте дә инде. Мин үзем Төркиянең мәдәният тарихын өйрәнү белән шөгыльләнәм. Аерым алганда, халык иҗаты һәм әдәбиятның бер-берсенә йогынты ясавын өйрәнәм.
Исмаил Асанович КЕРИМОВ, Украина, Симферополь шәһәреннән, филология фәннәре докторы, профессор, Кырым татарлары теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү үзәге директоры:
- Чыгышымда сугышка кадәрге вакыт аралыгында Кырым татарлары телендәге басма китапның тарихы чагылачак. Бу темага караган мәгълүматларны мин инде күп еллардан бирле өйрәнәм. Бик күп илләрнең (Швеция, Германия, Австрия һ.б.) китапханәләрендә һәм архивларында эшләдем.
Ә Казанга мин беренче тапкыр 2001 елда килдем. Шул вакыттан бирле Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз элемтәдә торам. Һәр килүемдә Кырымга бер чемодан китап төяп кайтам һәм аларны лекцияләрдә, практик дәресләрдә гел кулланам. Моның өчен институтка чиксез рәхмәтлемен.

Кайырбек Ризабекулы КЕМЕНГЕР, Казахстанның Астана шәһәреннән, филология фәннәре кандидаты, доцент, Астана шәһәренең Халыкара төрки академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре:
- Казанга инде икенче тапкыр киләм. Үткән елның көзендә дә монда килү бәхете тигән иде. Ул вакытта Казан миндә үзенең матурлыгы, культура дәрәҗәсе, халкының белемле булуы белән яхшы тәэсирләр калдырды. Быелгы конференциядә мин «Казан басма китапларының казах халкының рухи тормышындагы роле һәм әһәмияте» дигән темага чыгыш ясарга уйлыйм. Шуны әйтәсем килә: конференциянең темасы бик кызыклы. Китапка мөнәсәбәт бертөрле генә булмаган бүгенге заманда, әлеге хәзинәне нинди генә ысул белән пропагандаласак та, бик яхшы булыр дип уйлыйм.
Лариса Рафаэлевна УСМАНОВА, Казан, КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институтында Ерак Көнчыгыш илләрендә филология һәм мәдәният кафедрасының мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, халыкара сәясәт магистры, социология докторы (Япония), доцент:
- Мин 1930 елларда Токиодагы төрки-мөселман нәшрияты турында сөйләячәкмен. Инде күптәннән Ерак Көнчыгышта төрки-татар эмиграциясе тарихын өйрәнәм. 10 елга якын Япониядә яшәдем һәм эшләдем. Биредә мин төбәктәге төрки-татар общиналарының тарихлары дигән темага докторлык дәрәҗәсе алдым.
Максет Абдибаевич КАРЛЫБАЕВ, Каракалпакстан, Нукус шәһәреннән, тарих фәннәре кандидаты, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе Каракалпак бүлегенең Каракалпак гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты:
- Чыгышым Казанда нәшер ителгән һәм төбәктәге җәдитчелек белән бәйләнеше булган китапларның XX гасыр башында Төрекмәнстанда таралышы буенча булган архив мәгълүматларына нигезләнә. Мин менә инде 20 ел буе Каракалпакстанда мөселман белемен өйрәнәм. Тикшеренүләрем XVIII-XIX гасырларны иңли.
Галина Антоновна МИШКИНЕНЕ, Литва, Вильнюс шәһәреннән, доцент, гуманитар фәннәр докторы, Вильнюс университеты:
- «Литва татарлары тарихында һәм мәдәниятендә төрки телле китап» дигән темага чыгыш ясаячакмын. Халыкны Литва татарлары арасында төрки китапның кулланылыш үзенчәлекләре белән таныштырасым килә. 2012 елның июнендә «Идел-Урал төбәгендә ислам мәдәнияте» дип аталган халыкара симпозиумда катнашкан идем. Шунда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре белән танышу бәхете насыйп булды. Алга таба да бергә хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading