16+

Тротуарларга техник тоз сибү тыела

Казанда узган ел, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, юридик һәм физик затларга 83 миллион сум штраф салынган.

Тротуарларга техник тоз сибү тыела

Казанда узган ел, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, юридик һәм физик затларга 83 миллион сум штраф салынган.

Шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре 17 гыйнварда үткәрелгән чираттагы рейдка журналистларны да алып чыктылар. Инспекция өчен мондый рейдлар - көндәлек эшчәнлек. Узган ел алар шундый 36 меңгә якын тикшерү сәфәре оештырганнар. 268 юридик затка һәм 2 885 җитәкчегә беркетмә тутырылган.
Кышкы чорда беркетмәләрнең күпчелеге кар һәм боз тиешенчә чистартылмау, түбә кыекларындагы боз бетерелмәү өчен төзелә. Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре буенча, идарәче компанияләр йортлар тирәләрен, ә шул йортларга кереп урнашкан учреждениеләр үзләре каршындагы тротуарларны җыештырырга тиеш. Милекчеләр үз биналары янында 10 метр радиуста чисталык тәэмин итәргә, андагы карны көрәргә бурычлы. Подрядчы оешма белән килешү булган очракта гына бина турысындагы тротуардан карны автомобиль юлына төшерергә рөхсәт ителә. Әле монысы да иртәнге 8 сәгатькә кадәр генә ярый. Тротуарларга техник тоз, хлорлы кальций сыекчасы сибү тыела. Ватылган боз кисәкләре газонга, куаклар өстенә ташланырга тиеш түгел. Йорт түбәләрендәге карны төнге сәгатьләрдә төшерү шулай ук рөхсәт ителми.
Шәһәр тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәмәүчеләр штрафка тартылалар, быелгы исемлек тә артканнан-арта бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading