16+

«Цифрлы» телевидение өчен компенсация кемнәргә биреләчәк?

Татарстанда, мәгълүм булганча, 3 июньнән телевидение каналлары цифрга күчерелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән республикада цифрлы телевидениегә күчүне июнь аеннан октябрь аена кадәр кичектерүне сораган.

«Цифрлы» телевидение өчен компенсация кемнәргә биреләчәк?

Татарстанда, мәгълүм булганча, 3 июньнән телевидение каналлары цифрга күчерелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән республикада цифрлы телевидениегә күчүне июнь аеннан октябрь аена кадәр кичектерүне сораган.

– Рөстәм Нургалиевич исеменнән Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать юлланды. Аның буенча хәлиткеч карар көтәбез. Без цифрлы телевидениегә күчүне 3 июньнән октябрь аена кадәр кичектерүне сорап мөрәҗәгать иттек, – дигән матбугат конференциясендә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Казан зәңгәр экраннарга кагылышлы шушы «технологик революциягә» ничек әзерләнә? Шәһәр башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов «эшлек­ле дүшәмбе» киңәшмәсендә шушы мәсьәләгә аңлатмалар бирде.

Экранда «Беренче канал», «Россия-1», НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә «А» литеры күрсәгез, димәк, сез аналог телевидениесе карыйсыз. Федераль үзәктән 20 каналны бушлай карау өчен бүлмә яки тышкы антенна кирәк була. Иске модельдәге (кинескоплы) телевизорлар өчен DVB-T2 приставкасы да зарур.

Казанны цифрлы телевизион тапшырулар белән аерым телебашня тәэмин итә. Ләкин иске телевизорлар эфир дулкыннарын тота алмаска мөмкин.

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 майда аз керемле гражданнарга цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле компенсация бүлеп бирүне килештерде, – диде Рифат Ханнанов. – Социаль ярдәм исемлегенә җан башына айлык уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына айлык уртача керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм ялгыз гомер итүче инвалидлар кертелде. 1 мең сумга кадәр бәяләрдәге приставкалар һәм 1 мең сумга кадәрге антенналар сатып алу өчен акча билгеләнде.
Компенсация алу өчен ­социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, 8 (800) 220-20-02 телефоны аша федераль мәгълүмат үзәгеннән белешергә була.

Элемтә операторларыннан кабель телевидениесеннән файдаланучыларга эш җиңелрәк. Аларга элемтә операторы цифрлы телеканалларны үзе җибәрә.

Мэр Илсур Метшин гомумйорт антеннасы кулланылган очракларда антеннаны цифрлы каналларны кабул итә алырлык дәрәҗәгә җиткерергә чакырды. «Бу эштә идарәче компанияләрнең булышлыгы сорала», – диде мэр.

фото - hooplaimpro.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading