16+

Тукайны зурладылар

Безне милләт буларак ел саен җыйный һәм берләштерә торган өч төп вакыйга бар. Аның берсе борынгыдан килүче Сабан туе булса, икенчесе милләтебезнең дәүләтчелеген югалткан кайгылы вакыйга - Хәтер көне, ә өченчесе, әлбәттә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне - Шигырь бәйрәме. Габдулла Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтү эшен үзе...

Тукайны зурладылар

Безне милләт буларак ел саен җыйный һәм берләштерә торган өч төп вакыйга бар. Аның берсе борынгыдан килүче Сабан туе булса, икенчесе милләтебезнең дәүләтчелеген югалткан кайгылы вакыйга - Хәтер көне, ә өченчесе, әлбәттә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне - Шигырь бәйрәме. Габдулла Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтү эшен үзе...

Менә 26 апрель көнне башкалабыз Казанда һәм татарларыбыз гомер итүче дөньяның төрле почмакларында быел да милләтебезнең гимнына әверелгән «Туган тел» җыры яңгырады, шагыйрьләр мәйдан тотты. Казанда Габдулла Тукайга багышланган чаралар быел шагыйрьнең вафат булган көнен искә алудан ук башланып киткән иде. Ә туган көнен олылау Казан федераль университетында «Илһамлы каләм» бәйгесенә йомгак ясау һәм, әлбәттә, елдагыча Тукай бакчасы мәйданындагы һәйкәлгә чәчәкләр кую белән башланып китте. Аннан төп чара - Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме белән дәвам итте. Шунда быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек табылучылар игълан ителде.
Кызганыч, җырчыбыз Гөлзадә Сафиуллина, шагыйрәбез Клара Булатова һәм рәссам Розалина Шаһиева әлеге исемлектән төшеп калган. Шулай итеп, Тукай бүләге ияләренең сафларын язучы Нәбирә Гыйматдинова, танылган актриса Алсу Гайнуллина, композитор Шамил Тимербулатов, рәссам Ильяс Айдаров һәм күн белән нәкышләү остасы рәссам Софья Кузьминых ишәйтте. Яңа гына Тукай бүләге ияләре булучылардан тыш, сәхнәдә шагыйрьләр чыгыш ясады, җырлар җырланды, биюләр башкарылды. Тик соңгы еллардан аермалы буларак, бу елны бәйрәмдә Рүзәл Мө­хәммәтшиннан кала яшь иҗатчыларның чыгыш ясавы күренмәде. Аның каравы быел Россия күләмендә үткәрелә торган «Тукай варислары» сәнгатьле шигырь уку бәйгесе яшь шагыйрьләрнең әсәрләрен сөйләүгә багышланды. Мәктәп укучылары һәм сәнгать өлкәсендә белем алучы студентлар башкаруында үз иҗат җимешләрен тыңлап утырган яшь шагыйрьләр үзләре дә сәхнәгә менеп шигырь cөйләделәр. Узган ел әлеге бәйге бераз алданрак үткәрелеп, бәйрәм көнне җиңүчеләр Тукай һәйкәле янында халык алдында да мәйдан тотса, быел алар Казан театр училищесы сәхнәсеннән ары китмәде. Ә төш авышкач, Бауман урамы башында Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башланып китте. Төрле интерактив һәм викториналар белән чиратлаштырылып барылган концертта «Татар дозор» уенына йомгак ясалды һәм «Тяжело с татарским» дип язылган гер сурәтеннән гыйбарәт булган антипремия белән Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстанның электрон хөкүмәте «бүләкләнде». «Ямьле музыка» исеме астында берләшкән яшь җырчыларның чыгышларыннан соң, бәйрәм ачык һавада татарча дискотека белән дәвам итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading