Гадәттә, авыл җирлегендә яшәүче халык гаиләсенең, финанс хәлен яхшырту ниятеннән, хуҗалыгында берничә баш мөгезле эре терлек асрый яисә кош-корт, каз үрдәк үрчетү белән шөгыльләнә, арада дуңгыз сатып керем алучылар да юк түгел... Ә менә тәвә кошы (страус) үстерүне кәсеп иткән кешене беренче тапкыр очратуым.
Әйе, тәвә кошы. Гади генә тәвә кошы түгел, ә нәкъ менә Африканыкы! Норма авылына Нурлат якларыннан ике улы белән күчеп кайткан Гөлсинә ханым Нәбиева бар халыкны шаккатырып, тәвә кошлары үстереп ята. Бу эшкә алынганына әле 8 айлап кына вакыт үтсә дә, тәҗрибәсе белән уртаклашырдай мәгълүматлары күп булып чыкты аның.
- Былтыр улым Айрат бик кызыксынып интернеттан тәвә кошлары турында мәгълүматлар туплады. Безнең шартларда аларның ничек яшәүләрен, туклануларын ачыклагач, әни, әйдә без дә алып үстереп карыйк әле, ите дә холестеринсыз, шикәр авырулы кешеләргә дә бик файдалы, дөнья базарында кыйммәт бәядән сатыла торган диетик ит тә икән, дип әйткәч, тәвәккәлләп карарга булдык. Шуннан соң Чаллы якларында үз хуҗалыгында шушы төр тәвә кошлары үстерү белән шөгыльләнүче бер гаиләгә барып, аларның эшчәнлекләре белән якыннанрак танышып кайттык. Иң гаҗәпләндергәне - хуҗаларның: «Уртача зурлыктагы бер кошка көненә бары бер килограмм азык җитә, артыгын бирергә ярамый - аяклары бетә. Африка тәвә кошлары - «экономный» кошлар», - дип әйтүләре булды», - ди Гөлсинә ханым. Уллары белән бер фикергә килгәч, былтыр июль аенда Пермь өлкәсендә махсус тәвә кошлары үрчетү, күкәй салдырып, чебешләр чыгару белән шөгыльләнүче фермадан берсе 7 мең сумлык 5 тәвә кошы чебеше алып кайталар. Ул вакытта бер-ике көнлек кенә, бер гадәти йорт тавыгы зурлыгында гына булалар. Пермьлеләр чебешләрне сатканда тиешле прививкасын ясап, тукландыру үзенчәлекләрен сөйләп, витаминнар бирүнең графигын аңлатып озатып кала аларны.
- Алып кайтып ихатага җибәргәч, чебешләргә карап, берара аптырап та калдык: үстерә алырбызмы икән, салкын кышларны ничек чыгарлар?.. Хәзер, Аллага шөкер, үсеп буй җиткәннәрен күрү үзе бер бәхет! Кышның зәмһәрир суыкларына да чыдадылар бит, торган урыннары гадәти такта лапас кына булса да, - дип сөенә чын күңелдән Гөлсинә ханым.
- Әлеге үзенчәлекле һөнәрегезне районда беләләрме соң, бәлки әле шәхси эшмәкәрләргә тиешле 58 мең сум акчаны да биргәннәрдер? - дип мөрәҗәгать итәм.
- Юк, хөкүмәттән бер тиен дә ярдәм алмадык. Банктан кредитлар алып, үз көчебезгә генә таяндык. Шәхси эшмәкәр булу өчен ул сумманы алуның да үз мәшәкатьләре бар икән. Документлар тутырырга, бизнес-план төзеп, аны якларга кирәк, диделәр. Ә моның өчен район мәшгульлек үзәгендә эшсез булып исәпләнү дә кирәк. Бирегә 2003 елда ук күченеп кайтсак та, эш булмау сәбәпле, өйдә генә эшләдем, каралты-кура тирәсендә мәш килдем. Һөнәрем буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы мин. 20 елдан артык стажым бар, сәламәтлегем буенча өченче төркем инвалидмын да, - ди әңгәмәдәшем.
Уллары бүгенге көндә югары белем алып Казанда яши. Шулай булса да, әниләрен һәрвакыт кайгыртып, ярдәм итеп торалар. Аларга күчтәнәчкә җибәрергә дә булыр дип, Гөлсинә апа башка елларда күпләп каз-үрдәк, тавык-чебешләр алып үстерә торган булган.
Сүзе янәдән Африка «дуслары»на әйләнеп кайта: «Көннәр бик суыткач курыккан идек. Идәненә салам түшәгәч, җылыткыч куйгач, борчылулар кимеде. Көннәр кояшлы, җылы торганда ачык һавада йөртәм. Йөгереп-йөгереп уйнаклыйлар, төрле тавышлар чыгарып кычкыргалыйлар. Тукландыру мәсьәләсенә килгәндә әллә ни үзенчәлеге юк үзе. Арпа, солы, бодай кебек бөртекле культураларны бер тапкыр тегермәннән тарттырып, азыкларына печән кушам. Җәй көне яшел печән, люцерна бирә идем, ә хәзер коры печәнне ваклап салам. Тәвә кошларының ашкайнату системасы каз-үрдәк, тавыклардан аерыла, шуның өчен азыкларын бераз чылатып бирәм. Алларында һәрчак су һәм ком тора», - дип бәйнә-бәйнә аңлата хуҗабикә. Тукландыруда тиешле норманы үтәү, һәр айда витаминнар бирүнең дә тәртибен саклау зарур икән.
Әгәр тиешенчә тәрбия булса, тәвә кошы чебеше бер айга 18 сантиметр үсеп, бер ел эчендә әнисен куып җитә ди. Үсә барган саен, каурыйлары ныгый, зурая бара. Алардан декоратив бизәнү әйберләре ясыйлар, киемнәрне бизәүдә файдаланалар, керфекләре дә табигый ясалма керфек итеп кыйммәт бәядән сатыла. Бәяләр турында сүз чыккач, бер тәвә кошы уртача 90-100 килограмм авырлыкка җитә икән. 1 килограмм итнең бәясе бозау итеннән байтакка кыйммәтрәк, ә бер йомыркасы 2 мең сум булуын белгәч, бер тәвә кошы үзен аклый алырлык, үстергән мәшәкатьләрен оныттырырлык табыш бирә ала икән дигән нәтиҗә ясадым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар