16+

Төзибез дә ямыйбыз

Юллардагы чокыр-ярыкларны ямау быел да республикада санитар чистарту икеайлыгының мөһим өлеше булачак. Бу язда мондый төзекләндерү эшләре 630 мең кв метр мәйданда алып барылачак. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин шулай дип белдерде.

Төзибез дә ямыйбыз

Юллардагы чокыр-ярыкларны ямау быел да республикада санитар чистарту икеайлыгының мөһим өлеше булачак. Бу язда мондый төзекләндерү эшләре 630 мең кв метр мәйданда алып барылачак. ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин шулай дип белдерде.

Юл эшләренә җәлеп ителүче подряд оешмаларының сезонга әзерлеге, техника, материаллар белән тәэмин ителеше инде узган атналарда ук комплекслы тикшерелгән. Быел да Татарстан юлларында төп төзекләндерү эшләрен 8 оешма алып барачак. Бу исемлектә үзәк урын «Татавтодор», «Каздорстрой», «Алексеевскдорстрой» җәмгыятьләренә бирелә.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, юл оешмалары кайбер участокларда инде эшкә керешкән. Шулай да республика юлларында төп эшләрне 15 апрельдән, иртән-кичен тотрыклы җылы температура урнашкач, башларга уйлыйлар. Белгәнебезчә, юл өслегендәге чокырларны җиренә җиткереп ямау өчен, коры һава шартлары һәм температураның 5 градустан югары булуы таләп ителә. Аеруча зур җимереклекләре булган участокларны ямау гына коткармаячак, шуңа күрә, алар тулы киңлектә төзекләндереләчәк.
Юл өслеген ямау буенча алга куйган бурычны үтәп чыгу өчен, быел 230 берәмлектән артык махсус техника җәлеп ителәчәк. Республика территориясендәге 35 асфальт заводы подряд оешмаларын асфальт-бетон катнашмасы белән тәэмин итеп торачак. Инде күнегелгән традицион ямау технологияләреннән тыш, быел юл төзекләндерүдә битум эмульсиясе кулланылган яңа технологияләр дә сынала.
Казан юлларына килгәндә, биредә юл өслекләрен ямау эшенә инде керешкәннәр. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев белдергәнчә, башкала районнарының һәркайсында проблемалы юллар җитәрлек. Юл өслеге иң таушалган участоклар Гадел Кутуй, Академик Павлов, Воровский, Магистральная урамнарында икән.
Универсиадага төзелгән юлларның 5 елга сыйфат гарантиясе булуга карамастан, кайбер участокларга дәгъвалар бар. Быел бу кимчелекләрне төзәтү бурычы куела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading