16+

Уку беткәч, ял итәргә дә ярый

Быел Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту кампаниясе беркадәр кыйммәтләнүгә карамастан, ата-аналар күтәрә торган чыгымнар өлеше артмаган.

Уку беткәч, ял итәргә дә ярый

Быел Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту кампаниясе беркадәр кыйммәтләнүгә карамастан, ата-аналар күтәрә торган чыгымнар өлеше артмаган.

Алар юллама бәясенең элеккечә үк 15 процентын гына түли. Калган чыгымнарны бюджет һәм аерым очракларда предприятиеләр күтәрә. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган, катлаулы тормыш хәлендә калган, ятим, хроник авырулы һәм сәләтле балалар өчен юллама бәяләре тулысынча казнадан финанслана. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов җиткерде.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, ял һәм савыктыру учреждениеләренә юллама бәяләре смена озынлыгына һәм лагерь төренә карап аерыла. Бер сменасы 21 көн дәвам иткән профильле булмаган стационар, ял һәм хезмәт лагерьларына юллама бәясе - 13608 сум, 18 көнлек профильле лагерьларга 11 мең 713 сум тора. Бер смена 7 көнгә исәпләнгән палаткалы лагерьларда ял итү 5 мең сумнан артыгракка, Краснодар крае һәм Кырымдагы лагерьларда 18 көнлек ял 16329 сумга төшә. 24 көнгә исәпләнгән савыктыру учреждениеләренә юллама бәясе 24 мең 696 сум тәшкил итә. Бу җәйдә яшь татарстанлыларны төрле төрдәге 1053 лагерь кабул итәчәк.
Кара диңгез ярындагы, палаткалы, шәһәр яны лагерьларында ял итәчәк балалар саны, 2013 елга караганда, беркадәр арткан. Санатор-курорт учреждениеләрендә сәламәтлеген ныгытучылар саны узган елгы дәрәҗәдә калган. Ә менә мәктәп яны лагерьларына җәлеп ителүче укучылар саны кимегән. Министр бу эшнең планлы рәвештә алып барылуын, хәзер игътибарның күбрәк стационар ял һәм савыктыру формаларына, профильле сменаларга бирелүен ассызыклады.
Җәйге ял һәм савыктыру кампаниясе июнь башлану белән старт алды инде. Бүгенге көндә 70 меңнән артык баланың ялы тәэмин ителгән. Бу җәйдә барлыгы 168 мең 596 баланың ялын оештыру һәм сәламәтлеген ныгыту планлаштырыла. Ә менә Кырымдагы смена безнекеләр өчен июнь урталарында гына башлана. Татарстан балаларының беренче төркеме 16 июньдә юлга кузгалачак. Быел ярымутраудагы лагерьларда Татарстаннан 1700ләп бала ял итәргә тиеш, шуның 700гә якыны республика шефлык иткән Бакчасарай районына барачак.
Узган елларда балалар Симферопольгә кадәр поезд белән озатыла иде. Әмма Украинада катлаулы сәяси вазгыять урнашканнан бирле,тимер юл транспортында иминлекне тәэмин итүгә гарантия юк.
Сәфәрне оештыру өчен Анапа юнәлеше дә каралган булган. Башта поезд, аннан паром һәм автобусларда. «Шулай барганда, иң аз дигәндә дә Бакчасарайга кадәр юл 12 сәгатькә сузыла. Татарстан Президенты бу юлны үзе дә үтеп кайтты. Аның карары белән, хәзер балаларны Кырымга самолетта илтү мәсьәләсе хәл ителде. Очкычта бару бәясен компенсацияләү өчен, Татарстан хөкүмәте 10 млн сум өстәмә финанслар бүлеп бирде», - ди министр. Балаларны ташу белән «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе шөгыльләнәчәк.
Кырымда балалар ялын оештыру мәсьәләләре белән «Черноморец» үзәге шөгыльләнә. Ата-аналар сораулар туганда, 293-90-52 номеры белән шалтырата алалар. Гомумән, республика балаларының ялын һәм мәшгульлеген тәэмин итү буенча мөрәҗәгатьләр төп координация органы булган «Лето» үзәгенә 231-50-24 телефоны буенча кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading