Шәһри Казан

Укучыларны каршыларга әзерлек бара

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә 171 урта белем бирү учреждениесе бар. Быел аларга беренче сыйныфка унбер мең укучы килер дип көтелә. Шулай итеп, быел башкала мәктәпләрендә барлыгы 102 меңнән артык укучы белем алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә «Казан шәһәренең үсеш стратегиясе юнәлеше: Шәхес. Гаилә. Мәктәп. Җәмгыять» дигән темага мәгариф...

Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Һадиуллин конференциядә быел БДИда түбән баллар җыйган мәктәпләрне дә атады. Болар: 31, 14, 67, 119, 112, 166, 58, 1 һәм 100 нче мәктәпләр, 6 нчы кадет мәктәбе. Башкала мэры Илсур Метшин да чыгышында иң беренче чиратта нәкъ менә шушы ун мәктәпкә аерым игътибар итәргә, сәбәпләрен ачыкларга кушты. Чөнки алар һәр елны да арттагылар исемлегендә икән.
Гомумән алганда, Казан шәһәре мәктәпләрен тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханыннан күрсәткечләре, ике предметтан кала, республиканыкы белән чагыштырганда югарырак. Быел БДИдан 41 казанлы йөз балл туплый алган, бу, былтыргы белән чагыштырганда, унга күбрәк. Мәктәпләрне медальләргә тәмамлаучылар саны буенча да йөзгә кызыллык килә торган түгел - 519 укучы. Шуларның 265е - алтын, 274е - көмеш медальләр.
Республикабызда матур традиция бар: ел саен 1 сентябрь - Белем көнендә яңа мәктәп биналары ачыла. Монда Казан да искәрмә түгел. Быел Универсиада авылындагы IT-лицей, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге интернат лицее, 12 нче мәктәп яңа биналы булачак.
Башкалабыз зур бер төзелеш мәйданына әверелде. Шул сәбәпле, урамнарда укучылар тарафыннан юл хәрәкәте иминлеген саклау максатыннан чыгып, ЮХИДИ белән берлектә, «Игътибар, балалар!» айлыгы уздырылачак. Аның кысаларында билгеле бер темага сыйныф сәгатьләре, экскурсияләр, ата-аналар җыелышлары уздыру күздә тотыла.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, башкалабызның мәгариф системасы, гомумреспубликаныкы белән чагыштырганда, алдарак бара һәм бу шулай булырга тиеш тә. Казан укучылары Бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда да инде күп еллар рәттән алдынгы урыннарны яулап килә.
Илсур Метшинның сүзләренә караганда, башкалада балалар туу динамикасы бүгенгедәй дәвам итсә, җиде елдан беренче сыйныфларга егерме мең бала барачак. Бу киләчәктә яңа мәктәпләр кирәк була дигән сүз. Казан мэры чыгышында, быел башкала мәктәпләрен капиталь төзекләндерүгә акча биргәне өчен, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, иганәчеләргә һәм мәктәпләрне төзекләндерүдә катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: