16+

Укучылар «кыйммәтләнә»

Татарстанда 2019 елда бер укучы өчен тотылган бюджет чыгымнары ике процентка артырга мөмкин.

Укучылар «кыйммәтләнә»

Татарстанда 2019 елда бер укучы өчен тотылган бюджет чыгымнары ике процентка артырга мөмкин.

Бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында кузгалтылган.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов  сүзләренчә, дәүләт гомум белем бирү учреждениеләрендә финанслар белән тәэмин итү нормативлары ел саен кабул ителә. Алар хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, җиһазлар, материаллар, уку әсбаплары сатып алуны исәпкә алып формалаштырыла.

“Төп өлеш – ул хезмәт хакы. 2018 елның беренче яртыеллыгында республикада укытучыларның хезмәт хакы 18 процентка артты”, - дигән ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading