Шәһри Казан

Ул галәми фикер иясе иде

«Сау бул инде, хуш-бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай-шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем...» Бу юлларны мәшһүр сынчы Илдар Ханов белән бәйләвем очраклы түгел. Рәссамның кул җылысы калган иң соңгы эше - 8х3 метрлы монументаль панносы нәкъ менә Тукайга багышлана.

Реклама

Илдар Мәнсәви улы Ханов 1940 елны Казанның Иске Аракчино бистәсендә туа. 1960 елда Казан сәнгать училищесын, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. Шул ук елны СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә. 40 елдан артык иҗат эшчәнлеге чорында Илдар Ханов, 70тән артык скульптура һәм монументаль-декоратив әсәрләр иҗат итеп, республикада монументаль-декоратив сәнгатьнең үсешенә зур өлеш кертә. Сынчының иҗаты заманында каршылыкларга очраса да, әлеге иҗатның дөнья сәнгатендәге тенденцияләренең бөтен агымнарын, юнәлешләрен чагылдыруын танырга мәҗбүр булалар. Бу инде аз түгел. Чөнки республиканың монументаль сәнгате нәкъ менә ХХ гасыр сәнгатенең алдынгы тенденцияләрен чагылдырган Илдар Ханов иҗаты яктылыгында - Чаллыда «Ватан-Ана» (тимербетон, 1975), «Көрәш» (бетон, смальта, 1980), Энтузиастлар бульварындагы «Уяну» скульптура комплексы (бетон, смальта, 1984), «Эволюция» (1984), «Тормыш агачы» (1984); Казанның Арча зиратында «Ату» рельефы (тимербетон, 1974); Тукай-Кырлайда «Шигърият агачы» монументаль композициясе (бетон, смальта, 1986 һ.б.)
Россиядә генә түгел, ә дөньякүләм сәнгать үсеше киселешендә телгә алына. Әмма Илдар Хановның бөтен гомеренә җитәрлек проекты Аракчинодагы үзе туган нигездә төзелгән Галәм әхрамы белән бәйле. Мәшһүр рәссам-монументалист һәм архитекторны галәми фигура итеп таныткан әлеге комплекс, сүз дә юк, дөньяның сигезенче могҗизасына дәгъва кылырлык корылмаларның берсе. Бүгенге көндә ул Казанның туристлык маршрутына кертелгән. Шуңа күрә дә Татарстан җиренә аяк баскан туристлар бирегә эзне суытмый.
Рәссам, сынчы, архитектор, дәвалаучы, шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдар Хановның вафаты турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. 73 яшь. Әле яшәргә дә яшәргә иде. Дөрес, авыруы турындагы хәбәр инде күптән йөрде. Әмма сынчы бер генә көн авыру булып та түшәккә ятмады. Операциядән соң да санаулы көннәр эчендә аякка басып, ал-ялны белми иҗат итте ул. Шулай үз фәлсәфәсенә тугры иҗатчы, «тәүлегенә өч сәгать йокы җитә миңа», дип, үз дигәнчә яшәвен белде. Тик йөрәге генә, ахыр чиктә, чыдамый аның бу режимына... Дистә еллар дәвамында сихәтлеккә сусаганга - дәва, канаты киселгәнгә - өмет, сабырлыгы төкәнгәнгә рухи ныклык өләшүдән тәм тапты, егәренә куәт алды Илдар абый. Кара исәп белән чутлаганда да көненә 100гә якын кеше килә иде диләр ул төзегән Галәм әхрамына. Әлбәттә, һәркемне үз сукмагы китерде аңа. Кемдер әкияттәге хан сараедай күз алдында калкып чыгып, күккә аша барган могҗизаи гөмбәз-манараларны тамаша кылырга килә, кемдер - җанына, кемдер тәненә дәва эзли... Тулы бер проект институты башкарып чыгарлык эшне 20 еллап үз җилкәсендә тарткан бу кешене берәүләр - сәер, икенчеләр исә гений дип атады. Төптән уйлап караганда, аның икесе дә дөреслеккә туры килә. Үпкәләр нәрсә юк кебек. Сәерлеге шул: мондый эш күрсәткән берәү булса, ул, үзенә кирәген даулап, какмаган ишеген калдырмас иде, ә Илдар абый дусларына, рәхмәтле гади халыкка таянды. Йога һәм бокс белән шөгыльләнүе, төннәрен Юдинога кадәр чаңгыда шууы, ит ашамавы да сынчының тормыш фәлсәфәсе, аны күкнең илаһият катына якынайткан баскычлар булып торгандыр.
Сүз дә юк, һәммәбезнең хәтерендә үтә дә зыялы, тәрбияле, ипле-итагатьле кеше булып истә калыр Илдар Ханов. Сөйләшкәндә ул бервакытта да тавышын күтәрмәде, һавалану-масаю, каударлану-ашыгу кебек төшенчәләр дә ят иде аңа. Иң беренче чиратта, Илдар Хановның галәми фикер иясе икәнен, аның бертуган Рерихлар, атаклы рәссам Сикейрос, Б.Окуджава, В.Высоцкий, ә Татарстанда Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Марсель Сәлимҗанов кебек олы шәхесләр белән дуслыгын да, башка халыкара мәйданга чыккан шәхесләр белән танышлыгын да күпләр белде. Кемнәрдер моның белән горурланды, аңа якынаерга тырышты. Ә вак җаннарны, киресенчә, бу чыгырларыннан чыгаргандыр бәлкем.
...Ирексездән, кинокадрлар кебек, бер-бер артлы күз алдыннан Илдар Ханов белән булган очрашу мизгелләре үтә. «Бүлмәләрне, гөмбәзләрне санамыйм, аларга карап эшлим генә, чөнки рәхәте бетә», - диде ул. «Мин - марафон дистанциясендә. Миңа чабуы рәхәт һәм финиш кирәк. Чапканда бөтен проблемаларымны хәл итәм. Будда белән дә сөйләшәм, пәйгамбәрләр белән дә...» - бусы да Илдар абый. Үз куллары белән могҗиза тудыручы шушы кешегә Ходай тарафыннан да ниндидер искәрмә булуына өметләндек. Газраил дигәннәре, мәрхәмәт күрсәтеп, аны әйләнеп үтәргә тиеш иде кебек. Балачакта бер үлеп терелгән кеше буларак, үлемгә дә фәлсәфи карагандыр сынчы.
* * *
Сынчының иҗаты үзенең коллегаларын гына түгел, ә бик күпләрне иҗатка этәрде. Казанның һәм Чаллының Евгений Канаев, Владимир Шушаков, Андрей Веретенников, Герман Логинов, Ленар Абдуллин, Николай Зотов һәм Әнвәр Габдрахманов кебек фото осталары дөньяда тиңе булмаган әлеге Илдар Хан сараен еллар дәвамында төрле ракурсларда фотообъектив аша күзәтте. (Сынчының 70 яшьлек юбилеена багышлап «Хәзинә» милли сәнгать галереясында узган «Ракурслар. Илдар Ханов иҗаты» дип аталган күргәзмәдә шактый киң күрсәтелде аларның эшләре.) Чыннан да ул бөтен кешегә дә кул сузымында гына иде. Илдар Ханов турында 5 документаль фильм төшерелде. Чаллыдан талантлы режиссер Ю.Манусов, Мәскәүдән Е.Петровская, Петербургтан Ю.Ахаров һәм үзебезнең «Хроника» киностудиясе иң мөһиме аңа үзе исән чагында бәя биреп калдылар. Бирегә иҗади яшьләр дә тартылды. Интерьер тарихы факультеты укытучылары, студентлары проектлар әзерләде, курс эшләре яклады, Кама сәнгать һәм дизайн институтының сәнгать бүлегеннән 25әр студент килеп, һәр җәйдә икешәр атна шунда яшәп, җәйге практика үтте. Үз иҗатларының гәүдәләнешен әлеге бина интерьерында, экстерьерында күреп сөенгән рәссамнар да аз түгел. Биредә урнашкан «Хан-Солтан» галереясы да рәссамнарны, иҗат интеллигенциясен еш очраштырды. Нинди генә күргәзмәләр узмады анда. Фикердәше, сынчының идеяләрен хуплап күтәреп алучы тормыш иптәше - сәнгать фәннәре кандидаты Рауза ханым Солтанованың янәшәдә булуы да зур роль уйнагандыр. Кемнәр генә күргәзмәләрен ачмады биредә. Мәскәүләр дә килде, Америкадан килгән Филлис Бродский да әйләнеп үтмәде. Алай гына да түгел, Аракчино халкы спектакль һәм концертларга кадәр карады биредә. Чөнки Галәм йортының хуҗасы Илдар Мәнсәви улы Ханов гөрләп торган мәдәни үзәк итеп күз алдына китерә иде бу Хан сараен.
«Биредә, беренче чиратта, толерантлык идеясе тора. Бу комплекс халыкара мәдәни, рухи үзәк буларак хезмәт итәргә тиеш», - диде ул, Галәм әхрамының эшләп килүче мәчет һәм чиркәүләрдән аермасына басым ясап.
Килешәсездер, еллар буена сузылган төзелешләрдән дә күңелсез нәрсә юк. Ниндидер бер өрәк кебек алар. Ни үзенә, ни кешегә бер игелексез карачкы кебек тора бирәләр. Мондый «сакаллы» төзелешләргә бер кул селтәгәч, борылып карыйсы да килми башлый. Ә менә Илдар Хановның 1995 елдан бирле, бер генә көнгә дә туктап тормыйча, 20 елга сузылган Галәм әхрамында шуның нәкъ киресе күзәтелә. Төзелеш озаккарак сузылган саен, кеше, тагын ни булыр икән, дип, чираттагы могҗизаны көтә. Парадокс, әмма дөресе шул. Ул А.Гаудиның төзелеше кебек ниндидер сер белән өретелгән. Тик хуҗасын җуйган корылманы нинди язмыш көтә? Сынчының тормыш мәгънәсе булган әлеге эшне дәвам итүчеләр, аның рухын шатландырып торырдай дәвамчылары, тарафдарлары булырмы? Рухи камиллеккә ирешү юлында ул башлаган эш ярты юлда калмасмы? Башта мең төрле сорау...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: