Шәһри Казан

Ул шәһәрдә кышлый, авылда җәйли

Туган якның кадере читкә киткәч беленә, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Авыл җирендә гомер иткән кеше, өлкәнәйгәч, шәһәргә тиз генә ияләшә алмый аптырый. Кайберәүләр үзе асраган терлекләреннән дә аерылырга теләми. Балык Бистәсе районының Чирмешән авылында гомер кичергән Хәтимә һәм Нуретдин Бәдретдиновлар әнә шундыйлардан. Җәй җиттеме, алар сыерларын, үгезләрен дә үзләре белән...

Реклама

Туган якның кадере читкә киткәч беленә, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Авыл җирендә гомер иткән кеше, өлкәнәйгәч, шәһәргә тиз генә ияләшә алмый аптырый. Кайберәүләр үзе асраган терлекләреннән дә аерылырга теләми. Балык Бистәсе районының Чирмешән авылында гомер кичергән Хәтимә һәм Нуретдин Бәдретдиновлар әнә шундыйлардан. Җәй җиттеме, алар сыерларын, үгезләрен дә үзләре белән авылга алып китәләр, көз айларында кабат алып киләләр. Таныш-белешләре арасында Нуретдин абыйга: «Ничек болай азапланып йөрисегез килә, мал-туарыгызны бетерсәгез дә буладыр инде», - дигәннәре бар. Ул аларга каршы: «Мин сыерсыз яши алмыйм. Аннан башка күңелсез. Үзем исән чакта сыерым да яшәргә тиеш», - дип җавап кайтара. Авылдан да шуның өчен аерылырга теләми. Туган җиренә гашыйк булмаса, яшьтән үк шунда төпләнеп калыр идемени ул. Нуретдин абый заманында авылларының иң чибәр кызы Хәтимәгә гашыйк була. Шәһәргә китеп урнашкан кыз да егетнең тырышлыгын, булдыклылыгын алдан ук белгән диярсең. Ул авылга кайтырга каршы килми. Әтисенә әйтеп тормыйча гына егеткә ризалыгын бирә. Алар гаилә корып, биш бала үстерәләр. Нуретдин абый башта идарәче, аннары авыл Советы рәисе булып эшли. Ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Райком секретаре ул чакта аңа райондагы колхоз җитәкчеләре арасында беренчеләрдән булып «Нива» машинасы бирә.
Нуретдин абый үз хуҗалыгында да гомер буе мал-туар асрый, умарта тотарга да вакытын таба. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмый. Балалары Казанга китеп урнашкач, аларны кеше почмакларында яисә тулай торакларда йөртәсе килми аның. Коры Елга бистәсеннән җир алып, шунда йорт салып чыга. Балалары кайсы табиб, кайсы укытучы, кайсы төзүче-инженер һөнәрләрен үзләштерә.
Бүген Нуретдин абыйга - 71 яшь. Хәтимә апа белән бергә яши башлауларына кырык сигез ел булган. Алар, горурланып: «Җәен авылда, кышын Казанда яшибез», - дияргә ярата. Эре маллар янында казын, тавыгын да асрыйлар. Нуретдин абый печәнен авылда әзерләп, машинасы белән Казанга алып килә. Авылда бәрәңге, җиләк-җимеш үстерәләр, умартасын да тоталар. Элек гөрләп торган Чирмешән авылының бүген 24 кенә йортка калуына борчыла Нуретдин абый. Кайбер районнарда чәчүлек җирләрнең буш ятуына да эче поша.
Аларның балалары да хезмәт сөючән. Кызлары Тәслимә, Вәсилә белән кияүләре Рәсим, уллары Әхмәт аларның иң зур ярдәмчеләре. Әлеге гаиләнең тырышлыгына таныш-белешләре дә соклана.
Нуретдин абый сыерлары сөтеннән башкаларга да өлеш чыгара. Күршеләре алардан сөтен, эремчеген яратып сатып ала. Сыерлары көненә унике-ундүрт литр сөт бирә икән. Нуретдин абый белән Хәтимә апага бистә халкы рәхмәтле. Сәламәтлекләре булганда алар авыл тормышыннан аерылырга җыенмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: