16+

Универсиада көннәрендә Казан урамнарын юып торачаклар

Экологлар белдергәнчә, Казан санитар яктан Универсиада спортчыларын һәм туристларны каршыларга әзер.

Универсиада көннәрендә Казан урамнарын юып торачаклар

Экологлар белдергәнчә, Казан санитар яктан Универсиада спортчыларын һәм туристларны каршыларга әзер.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр барган санитар чистарту икеайлыгына йомгак ясалды. Республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров сөйләгәнчә, кагыйдә бозуның 10 мең 762 очрагы теркәлгән. Шуның өчен 1 мең 34 җитәкче, 4 мең 793 граждан, 179 предприятие һәм оешма 18,5 миллион сум штрафка тартылган.
Республиканың урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, автотрассалар буйларына 135 ял мәйданчыклары ясалганлыгын әйтеп, Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге - урманнарны сакларга, чүп-чар ташлап калдырмаска чакырды.
Казанда быелның 6-17 июль көннәрендә Универсиада булачагына бәйле рәвештә, башкалада санитар чистартуга нык әһәмият бирелде. «Казан территориясендә рөхсәтсез түгелгән 550 чүплек ачыкланды, шуның 414е бетерелде», - диде министр Артем Сидоров. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев: «Казанда чисталык урнаштыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен экология министрлыгына рәхмәт! Болак капиталь төзекләндерелде. Ленин дамбасы яңартыла. Төзелешләр тәмамланып килә, алардан соң урамнар, тротуарлар юдыртылачак, бу эш Универсиада көннәрендә дә башкарылачак», - диде.
Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам Сабиров: «Казан күзгә күренеп төзекләнә. Агачлар утыртуда гражданнарның да катнашуы аерым мактауга лаек», - дип җылы фикере белән уртаклашты.
Яшел зонага чүп түгүчеләр турында 267-68-87 «кайнар элемтә» телефоны яки eco.signal@tatar.ru электрон адресы буенча хәбәр бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading