Шәһри Казан

«Универсиада Олимпиада югарылыгында үтте»

Бу - үзебезнекеләр түгел, ә FISU җитәкчелеге һәм чит ил спортчылары куйган бәя. Ул ачылыш һәм ябылу тантаналарына, каршы алу һәм озатуга, катнашучыларның санына, яшәү, туклану, күнегүләр һәм спорт ярышлары өчен шартлар тудыруга, ялны оештыруга карый. Спортчыларга илгә визасыз керү хокукы бирелде һәм нәтиҗәдә катнашучылар саны артты. 4 мәртәбә ашау...

Реклама

Бу - үзебезнекеләр түгел, ә FISU җитәкчелеге һәм чит ил спортчылары куйган бәя. Ул ачылыш һәм ябылу тантаналарына, каршы алу һәм озатуга, катнашучыларның санына, яшәү, туклану, күнегүләр һәм спорт ярышлары өчен шартлар тудыруга, ялны оештыруга карый. Спортчыларга илгә визасыз керү хокукы бирелде һәм нәтиҗәдә катнашучылар саны артты. 4 мәртәбә ашау тәкъдим ителү, ризыкларны сайлап алу мөмкинлеге гаять зур булу, Универсиада ресторанында барлыгы 544104 кеше туклануы да әлеге фикерне дәлилли. Универсиада объектлары 24 июньнән махсус сак астына алынды. Уеннар сайтына 5 миллионнан артык кеше керде, ачылыш һәм ябылу тантаналарын, ярышларны дөньяның 7 телекомпаниясе трансляцияләде. Универсиадага 35 халыкара оешма үз вәкилләрен, 38 ил волонтерлар җибәрде.
Әлеге саннар Казан шәһәр Думасының 19 июльдә узган чираттан тыш XXIV сессиясендә яңгырады. Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрүнең йомгаклары турындагы мәсьәләне караганда, депутатлар Казанда узган Универсиада-2013нең студентлар уеннары тарихына искиткеч зуры булып кереп калуын, спортчылар, кунаклар һәм экспертларның югары бәясен алуын билгеләп үттеләр. Соңыннан кабул ителгән карарда Универсиада нәтиҗәсендә Казанның үз йөзен шактый яхшыртуы, халыкара дәрәҗәдәге спорт инфраструктурасының үсеш алуы, аэропорт яңартылу, яңа тимер юл вокзалы, Казанның тарихи үзәгенә һәм Иске Татар бистәсенә киң колачлы реконструкция һәм төзекләндерү үткәрелү, яңа метро станцияләре, юл чишелешләре һәм яңа юлларның сафка бастырылуы, шәһәрне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылуы, яңа социаль инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру турындагы юллар да бар.
Сессиядә шулай ук «Казан шәһәренең мактаулы гражданины» исемен бирү турында»гы мәсьәләне дә карадылар. Әлеге исемне РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловка, РФнең спорт министры Виталий Муткога бирү хакында фикер алышканда, бертөркем депутатлар, Казанны үстерүгә һәм Универсиадага әзерләнүне оештыруга гаять зур өлеш кертүе өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын да күтәреп чыктылар. Барлык депутатлар да моны хуплап каршылады. Шулвакыт ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев сүз алды. Ул Президентның мондый мәсьәләләрне карамауны соравын җиткерде. Бу аның үз кандидатурасын кире кагуын аңлата иде. Депутатлар Рөстәм Миңнеханов фикере белән килешергә мәҗбүр булдылар.
Сессиядә Эсперанто урамы белән Универсиада Авылы арасындагы яңа урамга «Универсиада проспекты» исемен бирү турындагы карар да кабул иттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: