16+

Универсиаданы дөньяның 105 илендә күрсәтәчәкләр

Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарына, спорт ярышларына билетларны алып өлгермәгән кешеләр Универсиаданы телевизордан карый алачак.

Универсиаданы дөньяның 105 илендә күрсәтәчәкләр

Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарына, спорт ярышларына билетларны алып өлгермәгән кешеләр Универсиаданы телевизордан карый алачак.

Студентлар уеннары көн саен «Евроспорт», «Россия2» һәм «ТНВ» каналларында Олимпиадаларны күрсәтү режимында трансляцияләнәчәк.
Бөтендөнья җәйге Универсиадасы тарихында беренче тапкыр Казандагы уеннар бер үк вакытта 105 илдә күрсәтеләчәк. Уеннарны 3 Россия телекомпаниясе һәм 13 халыкара ММЧ күрсәтәчәк.
«Евроспорт» каналында 80 сәгатьтән артык туры трансляцияләр планлаштырылган. Универсиадада тәкъдим ителгән 27 спорт төреннән йөзү, суга сикерү, волейбол, җиңел һәм авыр атлетика, спорт гимнастикасы, баскетбол, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэда ишүгә басым ясалачак.
6 июльдән Универсиада ВГТРК каналларында бөтен телеэфирның 80 процентын алып торачак, ә 7сеннән 17 июльгә кадәр иртәдән кичкә кадәр трансляция барачак.
Татарстанның «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалы көн саен Универсиаданы яктыртачак. Монда Уеннарның иң яхшы спортчылары һәм мактаулы кунаклары катнашында «Универсиада көндәлеге» тәкъдим ителәчәк, ә көндез 10.00-12.00 сәгатьтә, кичке вакытта 18.00-21.00 сәгатьтә спорт ярышлары трансляцияләнәчәк. «ТНВ» төбәк тамашачылары өчен Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарын күрсәтәчәк. Каналда, хәбәрләр тапшыруларында һәм «Хәерле иртә» программасында Универсиадага багышланган махсус проектлар каралган. Телевизион трансляцияләрне оештыру буенча эшчәнлек «Kazan-Arena» футбол стадионы территориясендә Универсиада өчен махсус төзелгән вакытлы конструкциядә - Халыкара тапшырулар үзәгендә (IBC) тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә «Казан 2013» Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading