16+

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Бүген, 4 июньдә, бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә.

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Бүген, 4 июньдә, бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Гайдел-Фитыр – Ураза бәйрәмен билгеләп үтә.

Татарстанның барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазлары укылачак, балалар өчен бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәк иде. Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан 600 сум күләмендә билгеләнде.

Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре – 6.30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге 07.00гә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә.

Шулай итеп, төп бәйрәм чарасы – Ураза гаете – башкалабыз Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтә. 6 сәгать 30 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар.

Бүген Казан мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге 5.00 сәгатьтә йөри башлады.

Татарстан Президенты указы нигезендә, бүген көн эш көне булмаган бәйрәм көне санала.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading