Шәһри Казан

Утырыгыз, киттек Сабантуйга!

23 июньдә булачак Казан Сабан туе мәйданнарына халыкны җыеп алып китү урыннары тәгаенләнде. Ул көнне «Сабантуй-2012» тамгалы 189 махсус автобус иртәнге 8дән халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

Мирный бистәсе Каенлыгына баручыларны автобуслар:
«Филармония концертлар залы», «9А микрорайоны», «Гарифьянов ур.» тукталышыннан башлап, «Дан скверы» белән «Х.Мәүлетов ур.», «Метроның «Горки» станциясе» тукталышларында да халыкны утырта-төшерә. Шулай ук «Җиңү проспекты» тукталышы, «Х.Мәүлетов ур.» тукталышыннан кузгалып, метроның «Горки» станциясе»ндә дә туктала;
«Тукай исемендәге сквер»дан кузгалып, «Филармония концертлар залы» турысында да туктала; «Модельная ур.» тукталышыннан юл алып, «В.Кулагин ур.», «Глазунов ур.», «Борисково», «Урта Кабан күле»ндә дә туктала; «Солнышко» кафесы» тукталышыннан «39 нчы квартал», «Чистай ур.», «Калинин ур.», «Филармониянең концертлар залы» янында да туктап, халыкны утыртып барачак.
Дәрвишләр бистәсе Каенлыгына автобуслар халыкны түбәндәге тукталышлардан җыеп китә:
«Халитов ур.» тукталышыннан китеп, «Нагорный»да туктала; «Ломжа ур.» тукталышыннан «Академик Сахаров ур.», «Халитов ур.», «Нагорный»да туктала; «Дәрвишләр бистәсе»; «39 нчы квартал»дан кузгалып, «Бала тудыру йорты», «Адоратский ур.», «Савиново» сәүдә комплексы», «Гаврилов ур.», «Халитов ур.», «Нагорный»да тукталыш ясый; «Ленин исемендәге Мәдәният йорты»ннан юл алып, «Гагарин ур.», «Восстание мәйданы», «Солнышко» кафесы», «39 нчы квартал», «Бала тудыру йорты», «Савиново» сәүдә үзәге», «Халитов ур.», «Нагорный»да тукталып ала.
Аккош күле яны мәйданына баручыларны исә:
«Горький шоссесы» тукталышы; «Тимерьюлчылар мәдәният йорты» тукталышы; «Ленин исемендәге мәдәният йорты» яныннан юл алып, «Социаль шәһәрчек», «Гагарин ур.», «Восстание мәйданы», «Восстание чишелеше», «Горький шоссесы», «Аккош күле», «Чайка» балалар лагере», «Солнечный» балалар лагере», «Автостоянка»да туктала; «Волгоград ур.» тукталышыннан кузгалып, «Мәскәү базары», «Восстание мәйданы», «Восстание чишелеше», «Горький шоссесы», «Аккош күле», «Солнечный» балалар лагере», «Автостоянка»да халыкны утырта-төшерә; «Автостоянка» тукталышыннан алып китә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: