Шәһри Казан

Утыз еллык мәктәпләр яшәрәчәк

Казан мэры Илсур Метшин 26 гыйнвар көнне башкалада «Муниципаль мәктәпләрне капиталь төзекләндерү - 2012-2014» дип аталган программаны гамәлгә ашыру юнәлешенә старт бирде. Программада каралганча, мәктәп биналарының түбә-түшәмнәрен төзекләндерәчәкләр, эчке инженерлык коммуникация чараларын яңартачаклар, ишек-тәрәзәләрне алыштырачаклар.

Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез, капиталь төзекләндерү программасына файдалану вакыты утыз елдан арткан барлык мәктәпләр дә кертелде. Шундый мәктәпләрнең берсен - Идел буе районындагы 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен Илсур Метшин капиталь төзекләндерү программасына старт биргән көнне үк барып күреп кайтты.
«Узган ел «Бәләкәч» программасын уңышлы гына тормышка ашырганнан соң, безнең алдыбызга тагын бер җитди бурыч куелды - ул да булса, куллану вакыты утыз елдан арткан мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләрен башкару. Казанда мондый мәктәпләр саны - 134, быел без аларның кырык дүртен төзекләндерергә планлаштырабыз», - дип белдерде ул.
1978 елда төзелгән 78 нче мәктәптә 1200 тирәсе бала белем ала, биредә капиталь төзекләндерү эшләре моңарчы бер тапкыр да үткәрелмәгән. Әлбәттә, бу вакыт эчендә бик күп проблемалар да җыелган. Казан мэры спорт залын, гардероб һәм сыйныфларны карап чыкты, укучылар белән аралашты.
Моннан тыш, Илсур Метшин бинаның стеналарына да игътибар итте, буяу-агарту эшләренең дә кирәк булачагын искәртеп узды. Шәһәр башлыгының сүзләренә караганда, барлык эшләрне дә башкарып чыгу өчен тагын өстәмә акчалар да кирәк булачак, бу проблемаларга бармак аша гына карарга ярамый.
Җәйге ялларга кадәр әле вакыт күп. Әмма Илсур Метшин эшләрне хәзер үк башларга боерды. «Барлык мәктәпләрне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп төзекләндерү өчен безгә әле подрядчыларны да сайлап алырга кирәк», - дип белдерде ул.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим