Эссе. Кояш кыздырыпмы-кыздыра. Синоптиклар фаразына ышансаң, әле бу атнада да шундый һава торышы булыр күк. Иген күкрәп үскән басу-кырларда исә тагын да кызурак. Бүген республика җитәкчелеге, район башлыклары, кыр батырлары алдында торган зур максат - әлеге көннәрнең бер генә сәгатен дә бушка сарыф итмичә, эшне җиренә җиткереп башкарып, урып-җыюны вакытында...
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 415 мең гектар мәйданда яки планда каралганның 28 процентында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган инде. Барлыгы 1,3 млн тонна ашлык суктырылган, бу исә былтыргы белән чагыштырганда, шушы көндәгедән 879 тоннага күбрәк. Уртача уңыш гектарыннан 30,8 центнер тәшкил итә.
Актаныш районы алдынгылыкны саклый, анда чәчүлекләрнең 39 процентында уңыш җыеп алынган. Бер гектардан җыеп алынган ашлык буенча Зәй (гектарыннан 43,5 центнер), Нурлат (41,1 центнер) һәм Тәтеш (40,1 центнер) районнары алда бара. Иң күп ашлык Актаныш районында суктырылган - 65,2 мең тонна.
Шулай да бик эссе һава торышы, яңгырлар яумау, туфракта дым булмау иген уңышын җыеп алуда эзсез узмый. Узган атна ахырында Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай, Баулы районы кырларының торышы, урып-җыю эшләре белән танышкан иде. Баулы районы кырларын карап чыккан соң, ул:
- Баулы районында корылык белән бәйле хәл мин күзаллаганнан җитдирәк булып чыкты. Район кырларында барлык агротехник чаралар үтәлгәне күренеп тора, бөртеклеләр яхшы үскән. Ләкин кырларның бүгенге торышы куанырлык түгел. 15 майдан бирле дым булмау чәчүлекләрдә дә, туфракта да чагылыш тапкан. Шуңа күрә вазгыять киеренке, - дип борчылуын белдерде.
Министр сүзләренә караганда, республика буенча тулаем уңыш былтыргыдан күбрәк булыр дип көтелә. Шуңа күрә Татарстанның көньяк-көнчыгышында уңыш аз булуы икмәк-күмәч эшләнмәләре бәясендә чагылыш тапмаска тиеш, диде.
Районнарда тырышып хезмәт куйган кыр батырларын «Уңыш-2016» байрагы һәм район башлыкларының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләп, тагын да зуррак көч куеп эшләргә стимул биреп торалар.
Сүзен-сүзгә
Дәниф Харисов, Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:
- Без комбайннарны кыштан ук ремонтка кертәбез. 20 майда уракта катнашасы комбайннарны барлап чыктык. Сабан туйлары узу белән, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып, нинди кыенлыклар, чишәсе мәсьәләләр булуын тагын бер кат ачыклап фикерләштек. Хәзерге вакытта көн саен уртача 88 комбайн уракка чыга. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел комбайнчыларның эшкә мөнәсәбәте үзгәрде. Комбайнның бик кыйммәтле, әмма вакытлыча гына эшли торган техника икәненә төшенеп җиттек. Аннан тиешенчә файдаланып калырга кирәк дигән максат куйдык. Һәр комбайн көнгә уртача 700-800 центнер ашлык ура.
Зөлфия Хәлиуллина фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар