Шәһри Казан

Ванкуверны уздык, Туринга җитә алырбызмы?

Сочи Олимпиадасының да экваторын уздык. Россия спортчылары шушы вакыт эчендә 16 медаль - 4 алтын, 5 көмеш, 7 бронза яулады. Фигуралы шуу осталары бүләк иткән ике алтынга узган ял көннәрендә тагын икәү өстәлде. Ниндиләре генә әле: безнең моңарчы бер тапкыр да Олимпия чемпионнары булмаган скелетон белән шорт-тректа.

Шулай да Александр Третьяков белән Виктор Аннан бу батырлыкны көткән идек. Беренчесе - скелетонда гамәлдәге дөнья чемпионы, икенчесе - Турин Олимпиадасында Корея командасына өч алтын алып биргән мәшһүр спортчы.
Россия спортчылары яулаган көмеш һәм бронза медальләрнең дә күбесе алтын бәһасенә торырлык. Шул ук шорт-тректа 1000 м дистанциядә Владимир Григорьевның көмеш медале, бронза алган скелетончы кызыбыз Елена Никитинаның бу төрдә Россия спортчы тарихында тәүге тапкыр пьедесталга менүе, чаңгычы ир-егетләребезнең эстафетада беренче тапкыр Олимпия медале - көмеш яулавы аеруча сөендерде.
Сочи уеннарында дисциплиналар, спортчылар, илләр генә түгел, кластерлар да бер-берсе белән ярыша дияр идем. Бу хакта рәсми статистика алып барылмаса да, чамалавы кыен түгел. Әлегә Россия спортчыларына яз хакимлек иткән диңгез буе да, һава торышы бер җайланып, бер көйсезләнеп торучы тау ягы да бердәй уңыш китерә. Бу территорияләрнең һәрберсендә сигезәр медаль яуланды.
Сочи Олимпиадасының узган 10 көнлеге нәтиҗәләре күңелне бераз җылыта. Алтын медальләр исәбе буенча да, медальләрнең гомуми саны буенча да Ванкувердагы күрсәткечне уза алдык. Хәтерләсәгез, моннан 4 ел элек безнекеләр Канадада барлыгы 15 медаль (3 алтын) яулап, Олимпиаданы медальләр зачетында бары 11 урында тәмамлый алган иде. Сочида уеннар тәмамланырга әле тагын бер атна вакыт бар, дип җиңел сулап куя алмыйбыз. Чемпионлыкка зур өметләр багланган хоккейчыларыбыз төркем этабы уеннарында ук валидол ашарга мәҗбүр итеп, нерв кылларын шактый гына какшатып алды. Медальләргә шанслары югары булган биатлончылар һәм чаңгычылар да әллә ни сөендерми. 2006 елгы Турин Олимпиадасындагы күрсәткечкә җитү - медальләр санын 22гә тутыру өчен Россиягә тагын 6 медаль яуларга, шуның 4есе югары пробалы булу кирәк.
Әлегә безгә Голландиягә карап тел шартлатырга гына кала. Тюльпаннар иле спортчылары Сочи бозында тимераякта шуу буенча гына да 16 медаль (шуның 5есе - алтын) яулады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: