Шәһри Казан

Васил Шәйхразиев: «Бернинди революция булмаячак»

"Безнең Милли Шура өчен иң мөһиме - съездда кабул ителгән карарларны тормышка ашыру." Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев шулай дип белдерде.

Реклама

"Бу съездга әзерләнгәндә, Президентыбыздан иң беренче оештыру комитеты зур булырга тиеш дип, шулай ук съезд кысаларында үзебезнең милләттәшләргә республиканың потенциалын күрсәтүне сорадык. Рөстәм Нургалиевич Указ белән Фәрит Хәйрулловичны оештыру комитеты җитәкчесе итеп куйды. Без, президент аппараты җитәкчеләре, аның составына кердек. Оештыру эшләрен башлап җибәрү, бер караганда - авыр, икенче караганда, җиңел булды, чөнки без Татарстан күләмендә мондый очрашуларны ай саен алып барабыз. Татарстан буенча ай дәвамында узган чараларны карасак, кайбер субъектлар аларны ел буе да уздырып бетерә алмый. Чыннан да, безгә күп киләләр, үзебез дә күп йөрибез. Бөтен булган мөмкинлекләрне, технологияләрне, икътисадны алга этәрү өчен көн-төн эшлибез", - дип белдерде.

Васил Шәйхразиев Татарстанның икътисады һәм сәнәгате буенча күп кенә өлкәләр өчен үрнәк булып торуын билгеләп узды. "Бизнес икътисады буенча әгәр кемдәдер кызыксыну туа икән, тәнәфестә килергә була. Интернет - безнең ярдәмчебез. Күп кенә мәгълүматны аннан табып була. Кайтканнан соң үзегездә нинди агымнарны кертергә телисез, презентацияләрне флешкага яздырып була", - диде.

"Иң мөһиме - без бүген, Ринат Зиннурович белән төштән соң офиска барып, бөтен эшләрне карый башлабыз. Кичке 17.00 сәгатьтә беренче тапкыр президиумны җыябыз, кичке 18.00 сәгатьтә концертка көтеп калабыз. Милли Шура ничек эшләргә тиешлеге турында 7-10 көн эчендә сездән тәкъдимнәр көтәбез. Үзебез дә стандартлар төзиячәкбез һәм эшкә керешеп китәбез. Башкарма комитет көндәлек эшләрне алып барачак. Бернинди революция булмаячак. Иң мөһиме - бер-беребезне аңлап, өлкәләр, авыллар, чит илләр буенча үрнәк мисалларны табып, эшне бергә алып барырга кирәк. Безнең Милли Шура өчен иң мөһиме - съездда кабул ителгән карарларны тормышка ашыру. Очрашулар еш булачак", - дип тәмамлады вице-премьер - Милли Шура рәисе үз чыгышын.


Татар-информ


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 17 апрель 2018 - 11:15
    Илшат Әминов: «Дөнья йөзендә бер генә татар калса да, без аның өчен эшләячәкбез» «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе татар журналистикасында өч студентны үз хисабына укытырга җыена. Телеканалда «Әйдә ТНВга» исемле бәйге игълан ителде, бу хакта телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов журналистлар белән очрашуда сөйләде. Матбугат конференциясендә телгә алынмый калган сорауларга ул эксклюзив әңгәмәдә җавап бирде.
    381
    0
    0
  • 17 апрель 2018 - 10:39
    Раиф Зиннәтуллин: «100% бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми» Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин йөз процент бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми. Балалар, бәлки, ата-аналары басымы астында аны сайламый торгандыр дип исәпли.
    367
    0
    2
  • 17 апрель 2018 - 11:03
    Осиноводан Швейцария ясамакчылар Казанда чүп яндыру заводы 2022 ел ахырында барлыкка килергә тиеш. Ул Казан читендәге Осиново бистәсе янында төзелер дип планлаштырыла. Төзелеш эшләре 28 миллиард сумга төшәр дип көтелә. Завод елына 550 мең тонна чүп яндырачак. Шуның нәтиҗәсендә 55 мегаватт электр энергиясе бүленеп чыга.
    364
    0
    0
Ночной режим